Ташламалар югары уңайлылык булдырылган вагоннарга да кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). 1-нче майдан 20-нче майга кадәр Бөек Ватан сугышы инвалидларына, шулай ук аларны озата баручыларга шәһәр яны поездларында бушлай йөрү хокукы бирелә.
Ташламалар югары уңайлылык булдырылган вагоннарга да кагылачак. Пассажирның үзе белән ташламалы статусы булуын раслаучы документы булырга тиеш. Билгеләнгән вакыт аралыгында пассажир һәм аны озата йөрүче тарафыннан поезд хезмәтеннән куллану вакыты чикләнмәгән, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, май аенда Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар ерак араларга йөри торган поездларда бушлай йөрүдән файдалана алачаклар.