Никахны теркәү, туу турында таныклык алу өчен гаризаларны РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша бирергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 1 октябрьдән Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе органнары яңа эш режимына күчә.
Гражданнар түбәндәге график буенча кабул ителә:
Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, җомга– 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, 12.00-13.00 – төшке аш вакыты;
пәнҗешәмбе гражданнар кабул ителми;
шәмбә – 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, 12.00-13.00 – төшке аш вакыты;
якшәмбе – ял көне.
Шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе искәрткәнчә, никахны теркәү, туу турында таныклык алу өчен гаризаларны РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша бирергә мөмкин. Бу гариза бирүчеләрнең вакытларын экономияләргә һәм дәүләт пошлинасын түләгәндә ташлама алырга ярдәм итәчәк.