Юл озынлыгы 2,5 сәгатькә якын булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). 1 ноябрьдән 6420 номерлы Казан – Шәмәрдән һәм 6425 номерлы Шәмәрдән – Казан шәһәр яны поездлары өйри башлаячак. Юл озынлыгы 2,5 сәгатькә якын булачак.
Казаннан поезд 06.04 сәгатьтә кузгалачак, Шәмәрдән станциясенә 08.28 сәгатьтә килеп җитәчәк. Шәмәрдән станциясеннән поезд 12.45 кузгалачак, Казан станциясенә 15.11 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле белән сайтта, “Пригород” мобиль кушымтасы һәм 8-937-625-04-33 телефоны аша танышырга мөмкин, дип хәбәр итә “Содружество” АҖ матбугат хезмәте.