Билетларны рәсмиләштерү өчен ташламага хокукны раслый торган документлар кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). 1-нче майдан Татарстанда электричкаларга ташламалы юл билетлары рәсмиләштерелә башлый. 31-нче октябрьгә кадәр төбәк ташламалары алучыларга республика территориясе буенча шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү бәясеннән 50 процентлы ташлама биреләчәк.
Билетларны рәсмиләштерү өчен ташламага хокукны раслый торган документлар кирәк. Төбәк ташламалары категориясенең һәм кирәкле документларның тулы исемлеге белән «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында «Пассажирларга» бүлегендә танышырга мөмкин.
Күрсәтелгән документлар булмаган очракта ташламалы билет рәсмиләштерелми, түләү гамәлдәге тариф нигезендә башкарыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.