В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түбән Кабан күлендәге фонтанны якынча 25-нче майларга эшләтеп җибәрү каралган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче май). 1-нче майдан Казан паркларында фонтаннар эшли башлады. Алданрак «Ак чәчәкләр» бульварында һәм Горки-Әмәт урманында фонтаннар кабызылган иде, ә бүгенге көннән аларны Лядской бакчасында, Тинчурин исемендәге паркта, «Крылья Советов» паркында, Горький исемендәге паркта эшләтеп җибәрәчәкләр.
Түбән Кабан күлендә 32 метр биеклектәге иң зур шәһәр фонтанын якынча 25-нче майга эшләтеп җибәрү каралган. Бу катлаулы әзерлек эшләре һәм аны расконсевация процесслары белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, беренче шәһәр фонтаннары апрель уртасында эшли башлады. Казанда тышкы төзекләндерү комитеты балансында 29 фонтан исәпләнә, аларның 24-е быел җәй эшләячәк.