В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге маршрут буенча автобуслар көн саен «Восточный» автовокзалыннан китәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). 1-нче майдан Казан – Теләче муниципальара маршруты буенча автобуслар йөри башлаячак. Әлеге маршрут буенча автобуслар көн саен «Восточный» автовокзалыннан китәчәк.
Казаннан автобус 18.00 сәгатьтә кузгала, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 15.00 сәгатьтә өстәмә рейслар каралган.
Теләче авылыннан 6.00 сәгатьтә юлга чыга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә өстәмә рәвештә 16.30 сәгатьтә автобуслар барачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.