Чикләүләр кертелгәч, мәҗбүри процедура аркылы 500 автобус үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь, Ксения Швецова). 1 июньнән РФ Президентының Россиянең футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итүче, оештыручы шәһәрләренә автобуслар керүе чикләнү турындагы карары үз көченә керде. Бүгенге көндә шәһәргә керер өчен рәсми карарларда күрсәтелгән таләпләрне үтәргә кирәк: “ГЛОНАСС” системасын урнаштыру, махсус рөхсәт алу. Казанга автобуслар өч махсус оештырылган керү юллары аша гына үтә алалар: Горький шоссесы, Мамадыш һәм Оренбург трактлары.
Чикләүләр турында транспорт оешмаларына апрельдә үк хәбәрнамәләр җибәрелде, дип билгеләп үтте бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров. Казан белән башка шәһәрләр арасында еш йөрүче татарстанлыларны бүгеннән даими автобуслар хезмәтләреннән файдаланырга киңәш ителә – мондый автобуслар автовокзаллардан гына китә. ТР Транспорт министрлыгы тарафыннан билгеләнгән рәсми күчерүчеләр шәһәргә кергәндә тикшерү узарга тиеш түгелләр.
Даими булмаган маршрутлар – закон буенча заказ буенча йөрүче автобуслар, мәсәлән, төрле чараларга, яисә туристик маршрутлар буенча. Ләкин күп кенә намуссыз оешмалар даими рәвештә эшләп йөриләр. “Заказлы автобус рәвешендә даими челтәргә басучылар бар. Алар арасында микроавтобуслар да, зур автобуслар да бар, - диде А.Егоров. – Аңлашылмаучылык килеп чыкмасын өче, пассажирларга безнең транспорт компанияләрен сайларга киңәш итәбез”.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сүзләре буенча, бүген трассаларда тиешле күрсәткечләр урнаштырылган, шулай ук борылыш мәйданчыклары каралган – тиешле тикшерүләр аша узмаган автобусларны кире борачаклар.
Даими булмаган маршрутларның автобусларын теркәү түбәндәге процедураларны күзаллый: транспортта “ЭРА-ГЛОНАСС” аппаратурасын урнаштыру, Эчке эшләр министрлыгының территориаль органына яисә “Транспорт дирекциясе-2018” автоном коммерцияле булмаган оешма аркылы гариза бирү.
“Транспорт дирекциясе-2018” автоном коммерцияле булмаган оешманың төбәк вәкиле Булат Халитов билгеләп үткәнчә, чикләүләр кертелгәч, мәҗбүри процедура аркылы 500 автобус үтте.
Билгеләп үтәргә кирәк, 8-800-775-20-18 номеры аркылы транспорт дирекциясенең кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин, аның белгечләре Казанга килергә планлаштырган һәм транспорт сайлаган җанатарлар, тамашачылар сорауларына җавап бирәчәк.
Шулай ук “ГЛОНАСС” кайнар линиясе эшли, ул күчерүчеләрнең дирекция сайтында теркәлү буенча сорауларына җавап бирәчәк. Кайнар линия номеры: 8-800-511-30-18.