Коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне этаплап бетерү сәбәпле, пассажирлар агымы артуы теркәлә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Казанда 1-нче июньнән җәмәгать транспортының бөтен күчмә составы маршрутларга чыгачак. Коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне этаплап бетерү сәбәпле, пассажирлар агымы артуы теркәлә.
Автобусларның йөрүе хәрәкәтнең эш һәм ял көннәрендә расланган җәйге графиклары нигезендә гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда җәмәгать транспортын көн саен дезинфекция белән эшкәртү үткәрелде. Транспорт предприятиеләрендә коронавирус таралуны булдырмау өчен чаралар күрелде. Инде 18-нче марттан ук кондукторлык составы һәм метрополитен станцияләре хезмәткәрләре медицина битлекләре һәм перчаткалар, кул өчен дезинфекцияләү чаралары белән тәэмин ителде.
Мартның икенче яртысыннан пассажирлар агымының 20%-ка кимүе теркәлде. 13-нче апрельдән кайбер система барлыкка китерүче предприятиеләр эшен торгыздылар, бу хәрәкәт интенсивлыгы күрсәткечләрендә һәм пассажирлар агымында чагылды. Шуңа күрә маршрутлардагы күчмә состав берәмлекләре санын әкренләп арттыра башладылар.