Пандемия чорында алар бушлай йөрү мөмкинлегеннән 265 мең тапкыр файдаланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Алена Мирошниченко). Ике ай эчендә Казан табибларына, волонтерларга һәм медицина персоналына җәмәгать транспортында йөрү өчен 8 мең бушлай билет биргәннәр. Бу вакыт эчендә алар 265 мең сәфәр кылган. Бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Казан Мэры Илсур Метшин муниципаль транспорт предприятиеләренә 1-нче июньнән шундый ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә кушты.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы 28-нче майга Россиядә авырулар саны буенча 15-нче урында тора. Төбәктә авыручылар саны бүгенге көндә 3079 кеше тәшкил итә, шул исәптән Казанның 1526 кешесе. Бөтен чорда 10 үлем очрагы теркәлгән, шуларның икесе - Татарстан башкаласында яшәүчеләр.
«28-нче майга Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе булган пациентларны кабул итү өчен 3049 ятак җәелдерелгән. Хәзерге вакытта коронавирус булуда шик туган авыруларны дәвалау Республика клиник хастаханәсендә, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, 7-нче номерлы клиник хастаханәдә, 1-нче номерлы балалар хастаханәсендә, 2-нче номерлы клиник хастаханәдә, Сугыш ветераннары өчен госпитальдә, 11-нче номерлы шәһәр хастаханәсендә һәм Биектау үзәк хастаханәсендә уздырыла. 25-нче майдан СОVID-19 булган пациентларны дәвалауга 16-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсе дә кереште. Барлык медицина учреждениеләре дару препаратлары һәм шәхси саклану чаралары белән җиһазландырылган, - дип ышандырды Владимир Жаворонков.
В.Жаворонков шулай ук Республика клиник хастаханәсендә ТР Кан үзәге белән берлектә COVID 19-га биоантитәнчекләр белән плазманың беренче 5 трансфузиясе уздырылуын хәбәр итте. Плазм салынган пациентлар үзләрен канәгатьләнерлек хис итә, уңай динамика күзәтелә, дип билгеләде спикер.
Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш алып барган медицина учреждениеләренә җиһазлар килү дәвам итә. Күчмә рентген аппаратлары, пациент мониторлары, ультратавыш диагностикасы аппаратлары, кан газларын билгеләү аппаратлары һәм башка заманча җайланмалар урнаштыралар. «Бу инде хәзер үк диагностиканың сыйфатын яхшырту һәм аның һәркем файдалана алырлык булуын арттыру турында сөйләргә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады В.Жаворонков.
Моннан тыш, республиканың дәүләт медицина оешмаларында балалар һәм өлкәннәрнең планлы иммунизациясе уздырыла, оториноларингологлар, офтальмологлар, стоматологлар һәм акушер-гинеколог табибларының планлы кабул итүләре яңартылды. Пациентларны бары тик язылу буенча, төгәл билгеләнгән вакытта гына кабул итәләр. В.Жаворонков дәвалау учреждениесендә битлек һәм перчаткаларда булырга кирәклеген искәртте һәм поликлиникага вакытыннан алда килмәскә киңәш итте.
«Игътибар итәбез, авыру билгеләре барлыкка килгән очракта, телефоннан табибны йортыгызга чакыртырга, авыруны гаилә әгъзаларыннан, бигрәк тә өлкән яшьтәге затлардан, хроник авырулары булган затлардан максималь рәвештә изоляцияләүне тәэмин итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк», - дип йомгаклады ул.
«Бүген безнең табиблар, бөтен медицина персоналы коронавирс белән чын көрәш алып бара. Безнең бурычыбыз һәм җаваплылыгыбыз - аларга тулысынча ярдәм итү. Әле ике ай элек кенә без табибларга, волонтерларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү билетлары бирү турында карар кабул иттек. Барлыгы пандемия вакытында 8 мең бушлай юл йөрү билеты бирелгән, алар ярдәмендә медицина хезмәткәрләре 265 мең сәфәр кылган», - диде Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы муниципаль транспорт предприятиеләренә әлеге ярдәм чарасын дәвам итәргә кушты. Шул рәвешле, 1-нче июньнән табиблар, волонтерлар, медицина персоналы җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак.