Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.05.2019, 10:42

1 июньнән Казан автобусларында йөргән өчен банк картасы белән түләргә мөмкин

Банк карталары буенча йөрү бәясе 27 сум тәшкил итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Алинә Бережная). Җәйге сезон башыннан казанлылар шәһәр автобусларында йөргән өчен банк карталары белән түли алачак. Бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә, барлык автобуслар да юл йөрү билетларын тикшерүнең яңа җайланмалары белән җиһазландырылган, ә мобиль контроль-касса аппаратлары транспорт карталарыннан да, банк карталарыннан да түләргә мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта фискаль касса чегы басылачак. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә банк карталары буенча йөрү бәясе 27 сум тәшкил итәчәк.

Апрель-май айларында барлык пассажир йөртүчеләр дә шушы җайланмалар белән эшләү буенча кондукторларны укыту үткәрделәр. Тәҗрибәле куллану режимында юл йөрү билетын теләсә кайсы түләү системасы банк картасы белән түләргә мөмкин булачак: Visa, MasterCard, МИР һәм PayPass функцияле башкалар белән. Мондый режим бер ай дәвам итәчәк. А.Габделхаков сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә системаларның үзара бәйләнешен җайга салу булачак.

Спикер шулай ук узган елдан бирле банк карталары белән трамвай, троллейбус һәм метрополитенларда йөргән өчен түләргә мөмкин булуын искәртте. «Банк картасы белән транспортта түләүче шәһәрлеләр саны 12 тапкыр арткан һәм хәзер пассажирларның гомуми саныннан якынча 10%-ны тәшкил итә», - диде А.Габделхаков.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, әлеге үзгәрешләр бик мөһим. «Без заманча шәһәрләр белән бергә атлыйбыз, һәм бу алга таба тагын бер адым. Финанс секторындагы бөтен тормышыбыз кәгазь акчаларны банк карталары белән түләүгә күчерүгә таба хәрәкәт итә, җәмәгать транспорты да бу мәсьәләдә искәрмә түгел. Бу өстәмә уңайлылык», - дип шәрехләде И.Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.05.2019
Видеорепортаж
27.05.2019 11:08

1 июньнән Казан автобусларында йөргән өчен банк картасы белән түләргә мөмкин

Барлык яңалыклар