В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртүнең уртача индексы 4%тан аз гына артык тәшкил итә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль, Камилә Гобәйдуллина). 1-нче июльдән Татарстанда, шул исәптән аның башкаласында да коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты. Республика һәм Казан халкы әлеге үзгәрешләрне август аенда агымдагы ай нәтиҗәләре буенча алачак хисап-фактураларда күрәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сөйләде.
Спикер сүзләренә караганда, гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең уртача индексы – 4,4%, факттагы күрсәткеч – 4,28%. Шул ук вакытта оешмалардан гомумиләштерелгән тариф заявкасы 9,2% тәшкил иткән.
Коммуналь хезмәтләр өлкәсендә дәүләт комитеты 238 оешманы җайга сала. «Тарифлар барлык икътисадый нигезләнгән чыгымнар һәм коммуналь ресурсны гамәлгә ашыруның хисап күләме нигезендә һәр оешма буенча индивидуаль билгеләнә. Һәр ресурс белән тәэмин итүче оешма үз үзенчәлекләре булу сәбәпле, шул исәптән теге яки бу ресурсны җитештерү үзенчәлеге, бер оешма өчен билгеләнгән тарифлар күләме икенче оешма тарифларыннан аерыла», – диде Александр Груничев.
Дәүләт комитеты башлыгы коммуналь хезмәтләргә (газ, электр энергиясе һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү) кайбер тарифларның республика территориясендә бердәм булуын аңлатты. Халыкка сатыла торган табигый газны ваклап сату 1 июльдән 6,07 сум/куб.м тәшкил итә, шәһәрләрдә электр энергиясенә – 1 кВт/сәг өчен – 4,11 сум, авыл торак пунктларында – 1 кВт/сәг өчен – 2,88 сум, шәһәрләрдә электр плиталары белән җиһазландырылган йортларда – 1 кВт/сәг өчен 2,95 сум. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары хезмәтләренә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен тарифлар кеше башына 96,08 сумга кадәр, ишәхси йортлардан – 104,23 сумга кадәр арткан.
Дифференциацияләнгән (кулланыла торган технологияләргә карап) тарифларга салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү керә.
А.Груничев аналитик мәгълүматлар китерде, алар нигезендә Казанның 3 кешедән торган уртача гаилә, барыннан да бигрәк, җылылык өчен сарыф итә – бу коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарның гомуми өлешеннән 30%-тан артык, ә иң азы каты коммуналь калдыклар белән мөрәҗәгатькә (якынча 5%).
Шулай ук бу айдан торак хезмәтләре бәясе 3,2 процентка арткан. «1-нче июльдән капиталь ремонт өчен кертемнең минималь күләме 6,11 сумнан 6,38 сумга кадәр артты. Без аны сирәк арттырабыз, әмма бу мәҗбүри карар, – диде брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.
Ул татарстанлыларның счетлар буенча вакытында түли башлавы турында сөйләде, әмма торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларының гомуми суммасы әле һаман да шактый – 8 млрд 291 млн сум. «Агымдагы уртача еллык җыем бездә 99,4% тәшкил итә. Бу күрсәткеч 1,5%-ка диярлек арткан. Бу 8 млрд сумлык бурыч 2006 елдан, яңа законнарга күчү вакытыннан бирле формалаша», – дип аңлатты А.Фролов.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, республика халкы барыннан да бигрәк ташландык суларны агызу , каты коммуналь калдыклар һәм су белән тәэмин итү өчен түли. Халыкның түләү сәләте кимүне белгечләр кышкы чорда күзәтә һәм моны бәйрәм көннәре һәм җылылык өчен түләү белән бәйли.
Соңыннан спикер түләүләрнең күләме тарифларга гына түгел, исәпләү приборлары булуга да бәйле булуын искәртте. Алар булмаган очракта нормативлар кулланыла. А.Фролов хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда яшәүчеләрнең 80%-ы диярлек салкын су, 63%-ы – кайнар су, 7%-ы – җылылык, 94%-ы – электр энергиясе һәм 57%-ы – газ үлчәү приборлары белән тәэмин ителгән.