В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын арада мобиль медицина диагностик комплекслары белән тәэмин итү артачак, дип белдерде В.Путин РФ Федераль Җыелышына Еллык юлламасында.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Россия төбәкләрендә диспансеризация һәм профилактик карау программалары киңәйтеләчәк. Аларны агымдагы елның 1-нче июленнән гамәлгә кертү планлаштырыла. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенга юлламасвн җиткерү барышында хәбәр итте, ул бүген Мәскәүдә «Манеж» үзәк күргәзмә залында узды.
Исегезгә төшерәбез, узган ел башланган пандемия аркасында хастаханә һәм поликлиниканың пик йөкләнешләре чорында коронавирус пандемиясе аркасында, шул исәптән Татарстанда һәм Казанда, пациентларны планлы кабул итүне кыскартырга яки туктатырга мәҗбүр булганнар. Хроник авырулары булган миллионлаган кешеләр өчен авыруны аздыру яки вакытында белми калу куркынычы барлыкка килде. Шуңа бәйле рәвештә ил башлыгы хөкүмәткә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына төбәкләр белән берлектә профилактик программаларны киңәйтүне йөкләде. «Максималь колачлау мөһим. Шуңа күрә якын арада регионнарны мобиль медицина диагностик комплекслары белән тәэмин итүне арттырачакбыз», – дип белдерде В.Путин.
Президент йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш органнары һәм яман шеш авырулары булган гражданнарга аерым игътибар бирергә өндәде – нәкъ менә шушы авырулар еш кына вакытыннан алда үлем-китем сәбәпләре булып тора. Шулай ук В.Путин күп кенә яшь гомерләрне алып китүче гепатиты С белән көрәш буенча чишелешләр эшләүне йөкләде.
Санатория һәм курортларда мөмкин кадәр күбрәк кеше сәламәтлеген ныгытсын өчен, ел ахырына кадәр туристик кешбэк программасы озайтылачак. Ил буенча сәяхәткә тотылган сумманы өлешчә кире кайтару буенча шундый ук практиканы ил башлыгы балалар ялына кулланырга тәкъдим итте. «Без балаларыбызның сәламәтлегенә аерым игътибар бирергә тиеш. Нәкъ менә балачакта күп еллар өчен алдан сәламәтлеккә нигез салына. Балалар ялын мөмкин кадәр кулайрак итәргә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә агымдагы елда балалар җәйге лагерьга барган очракта юллама бәясенең яртысын кире кайтарырга тәкъдим итәм», – диде В.Путин.
Президент ассызыклаганча, әлеге ярдәм чаралары милли стратегия максатларына ирешү өчен кабул ителә, аның нигезендә 2030 елга Россиядә уртача гомер озынлыгы 78 ел тәшкил итәргә тиеш.