Икенче бала туган очракта 202,6 мең сум күләмендә түләү каралачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы гыйнвар). Россиядә ана капиталы 1 нче февральдән беренче балага 630,4 мең сумга кадәр һәм икенче балага 833 мең сумга кадәр индексацияләнәчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Беренче балалары өчен түләү алган ата-аналар, икенче балалары туса, 202,6 мең сум күләмендә өстәмә түләү алачак.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы – «Демография» илкүләм проекты буенча Россия гаиләләренә дәүләт ярдәме чарасы.