В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Индексация автоматик рәвештә узачак
Фото: Денис Гордийко
Әгәр түләү рәсмиләштерелгән кешенең шәхси счетына компенсация билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар керсә, арту шулай ук туендыручыны югалту буенча пенсияләргә кагылачак.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатканча, традицион индексациядән аермалы буларак, августта яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле. «Барлык эшләүче пенсионерларның хезмәт хакы да, иминият кертемнәре дә төрле булуын истә тотарга кирәк. Шуңа күрә август аенда өстәмә түләүләр индивидуаль характерда булачак, ә ул өч пенсия коэффициенты белән чикләнә», – диде ул.
Август аенда булачак яңадан исәпләү автоматик рәвештә узачак, шуңа күрә пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Бу айда барлык эшләүче һәм эшләмәүче өлкән яшьтәге кешеләргә стандарт график буенча акча күчереләчәк, дип хәбәр итә ТР буенча социаль Фонд бүлекчәсе матбугат хезмәте.