В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маршруттан Академик Арбузов урамыннан алып Горький исемендәге паркка кадәр участок төшереп калдырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). 1-нче августтан Казанда тест режимында 2-нче номерлы троллейбус хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Боҗралы маршруттан Академик Арбузов урамыннан алып Горький исемендәге паркка кадәр участок төшереп калдырылачак.
Троллейбус түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итәчәк: «Халитов урамы» – «Адоратский урамы» –««Океан» кибете» – «Ибраһимов Проспекты» – «Кремль дамбасы» – «Меңьеллык мәйданы» –«Сул як Болак урамы» – ««Тукай мәйданы» метро станциясе» – «Университет» – «Тинчурин исемендәге театр» – Карл Маркс урамына борылыш белән «Гоголь урамы».
Үзгәрешләр халыкка транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту максатларында ике айга кертелә, бу вакыт эчендә пассажирлар агымы анализланачак. Шәһәр халкы кызыксыну белдерелгән очракта, маршрут расланачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Маршрутның озынлыгы 28 км тәшкил итәчәк. Эш көннәрендә линиягә 10 троллейбус чыгачак, ял көннәрендә – 8. Хәрәкәт интервалы 9-10 минут һәм 11-12 минут тәшкил итәчәк. Әйләнеш рейсы озынлыгы – 1 сәгать 34 минут.