В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте 14-нче номерлы бинадан 19-нчы номерлы торак йортка кадәрге юл участогында ябылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). 1-нче августтан Казанда Париж Коммунасы урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Шулай итеп, 1-15-нче августта Париж Коммунасы урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте 14-нче номерлы бинадан 19-нчы номерлы торак йортка кадәрге участокта туктатылачак.
Хәрәкәтне чикләү квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләү белән бәйле.