В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өстәмә түләү хезмәт хакы күләменә бәйле булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). 1-нче августтан Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе 2019 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен, гаризалар кабул итмичә, яңадан санаячак. Ул узган ел иминият кертемнәре кергән барлык иминият пенсияләрен алучыларга да кагылачак.
Августта яңадан санау пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле булачак: никадәр югарырак булса, пенсиягә дә өстәмә югарырак булачак. Яңарту нәтиҗәсендә максималь арту агымдагы ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән - 279 сум. Агымдагы елда хезмәт эшчәнлеген туктату шарты белән коэффициентның бәясе алына.
Барлыгы 285 мең 302 татарстанлыга иминият пенсияләре яңадан саналачак. Бу максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 млн сумга якын акча каралган.
Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1-нче августтан шулай ук пенсия тупланмалары акчаларыннан: тупланма пенсия, вакытлы пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр күләме артачак.
Пенсия тупланмаларын яңадан санау 1748 пенсионерга кагылачак, шул исәптән ашыгыч түләүләр алучы 1022 һәм тупланма пенсия алучы 1470 кеше. Аларның айлык түләүләре узган ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректлаучы коэффициентны исәпкә алып арттырылачак. Тупланган пенсия өчен ул 9,1% тәшкил итәчәк, вакытлы пенсия түләүләре өчен, аны пенсия тупланмаларын уртак финанслау буенча дәүләт программасында катнашучылар ала, коэффициент 7,9% тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсе матбугат хезмәте.