В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика автомобиль юллары өчен рөхсәт ителгән йөк күләме - күчәргә 6 тонна.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). 1-нче апрельдән 30-нчы апрельгә кадәр Татарстан территориясендә авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтенә чик кертеләчәк. Чикләү язгы чорда юл катламы нигезенең начараюы һәм юлларның ныклыгы кимүгә бәйле рәвештә кертелә. Республика автомобиль юллары өчен рөхсәт ителгән йөк күләме - күчәргә 6 тонна.
Язгы чорда хәрәкәт чикләүләре кертелгән төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары исемлеге ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылган.
20-нче майдан 31-нче августка кадәр төбәк әһәмиятендәге барлык автомобиль юлларында, көндезге һава температурасы +32 градустан артып киткән очракта, авыр йөк ташучы транспорт чаралары өчен 10.00-нан 22.00-гә кадәр вакытлыча хәрәкәт чикләнәчәк.
Хәрәкәтне вакытлыча чикләү пассажир автобусларына, азык-төлек продуктларын, хайваннарны, дару препаратларын, орлык фондын, ашламаларны йөртүгә, ягулыкны (бензин, дизель ягулыгын, судно ягулыгын, реактив двигательләр өчен ягулыкны, ягулык мазутын, газ-мотор ягулыгын) ташуга, табигый бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләрне йөртүгә кагылмый.
Шулай ук чикләү федераль башкарма хакимият органнарының чүп ташу машиналарына, транспорт чараларына кагылмый, алар хәрби хезмәт башкара, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Аерым очракларда авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәте «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт булганда гына мөмкин. Аны ТР Дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә алырга мөмкин.