В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда арту 81592 пенсионерга, шул исәптән 77589 социаль пенсия алучыга кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). 1-нче апрельдән Россиядә социаль пенсияләрне дә кертеп, дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр 6,1%-ка индексацияләнәчәк. Татарстан Республикасында арту 81592 пенсионерга, шул исәптән 77589 социаль пенсия алучыга кагылачак.
Социаль пенсияләрне индексацияләү белән бер үк вакытта хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән гражданнарның, радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре артачак.
Шулай итеп, инвалид балаларның һәм балачактан беренче төркем инвалидларының пенсияләре 13454,64 сум тәшкил итәчәк. I төркем инвалидларның социаль пенсия күләме индексация нәтиҗәсендә 11212,36 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, закон нигезендә, елына бер тапкыр, 1-нче апрельдән, пенсионерның яшәү минимумын арттыру дәрәҗәсенә күтәрелә.