Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2019, 10:23

1 апрельдән Казан мәктәпләрендә кайнар ризык бәясе 4 сумга артачак

Ташламалы категориягә караган 23 мең укучы бушлай туелануын дәвам итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). Казан мәктәпләрендә 1 апрельдән кайнар ризык бәясе 4 сумга артачак. Шул ук вакытта Татарстан башкаласында мәктәп төшке ашларының бәясе Россиядә иң түбәне булып калачак, ә ташламалы категорияләргә кергән 23 мең укучы элеккечә бушлай тукланачак.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен бер тапкыр кулланыла торган туклану бәясе – 66 сум, ике мәртәбә туклану бәясе 94 сум тәшкил итәчәк. 5-11 сыйныф укучылары өчен төшке аш бәясе 69 сум тәшкил итәчәк.

Бәяләрнең үзгәрүе ел ярым эчендә азык-төлек товарларына бәя күтәрелү белән бәйле. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) мәгълүматлары буенча, 2017 елның ноябреннән 2019 елның февраленә кадәрге чорда азык-төлек товарларына куллану бәяләре индексы 7,7% җитте. Балалар туклануында мөһим урын алган сөт продукциясенә һәм кош ите бәясенең аеруча зур үсеше теркәлгән. Моннан тыш, бу чорда ягулык-майлау материалларына (ГСМ) бәяләр 21%, коммуналь хезмәтләргә 8%, өстәлгән бәягә салым (НДС) 2% арткан, шулай ук пешекчеләргә хезмәт хакын түләүгә тотылган чыгымнар арткан. Шул ук вакытта, Казан мәктәпләрендә туклану бәясе соңгы тапкыр ел ярым элек, 2017 елның ноябрендә үзгәргән.

Бүгенге көндә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының тендерлар белән эш итүе һәм турыдан-туры товар җитештерүчеләрдән зур күләмдә азык-төлек сатып алу, шулай ук предприятиенең коммерция эшчәнлегеннән кергән керемнәрдән мәктәп туклануын оештыру чыгымнарының өлешчә каплануы аркасында мәктәптә туклануның бәясе 4 сумга – 6,5% гына артты.

Бәя үзгәрү көтелүгә карамастан, Татарстан башкаласында мәктәптә кайнар ризык белән туклану бәясе Россиядә иң түбәне булып калачак. Әйтик, Екатеринбургта ата-аналар бер тапкыр туклану өчен - 105, Түбән Новгородта – 80, Санкт-Петербургта - 98 сум түли. Элеккечә үк ташламалы категорияләргә караган укучылар бушлай туклану белән тәэмин ителәчәк - бу 23 мең бала яки барлык укучыларның 18% дигән сүз. Аларны кайнар аш белән шәһәр бюджетыннан максатчан финанслау хисабына тәэмин итәчәкләр – Казан шәһәре Думасы депутатлары мондый карарны ел саен кабул итә.

Хәзерге вакытта шәһәрнең барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә меню укучыларның теләкләрен һәм санитар-эпидемиологик кагыйдәләр таләпләрен һәм нормативларын исәпкә алып төзелгән. Ул укучыларның яшь категорияләре буенча дифференциацияләнгән тәүлеклек рационының кайсы ел фасылына караганлыгын, төп азык-төлек матдәләренең кирәкле күләмен һәм тиешле калорийлыгын исәпкә ала. Китерелә торган продукция үрнәкләре департамент составына керүче азык-төлек продукциясенең һәм азык-төлек чималының аккредитацияләнгән сынау лабораториясендә ныклы контроль уза. Кабул ителә торган чималны эффектив тикшереп тору нәтиҗәсендә, узган елда балалар туклануы өчен тиешле таләпләргә туры килми торган 660 тоннадан артык төрле продукция тәэмин итеп торучыларга кире кайтарылган.

Укучыларның ата-аналары мәктәп төшке ашларының сыйфатын үзләре һәрдаим контрольдә тота алачак - 1 апрельдән шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә туклану сыйфатыны ата-аналар тарафыннан контрольдә тоту буенча журналлар барлыкка киләчәк. Департаментның бу инициативасын Казанның мәгариф идарәсе хуплады һәм ул инде шәһәрнең 20 мәктәбендә уңышлы сынау үтте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, департамент иң эре җирле җитештерүчеләр белән эшли. Тәэмин итүчеләр арасында - "Зеленодольск сөт комбинаты” АҖ, "Икмәк-кондитер комбинаты” АҖ, "2-нче Казан икмәк заводы” ҖЧҖ, “Агросила” АҖ, “3 нче Казан икмәк заводы” АҖ, “Алабуга ит-консерв комбинаты” АҖ, “Ак Барс 2Кошчылык комплексы” ҖЧҖ, “Пестречинка” ҖЧҖ, “Казан май комбинаты” АҖ, Казан сөт комбинаты, “Залесный” Агрофирмасы” ҖЧҖ (“Индюжина” ТД), “Алексеевск сөт-консерв комбинаты” ЯАҖ, “ТК Майский” ҖЧҖ, “Кукмараагрохимсервис” АҖ, “Алтын казан” җитештерү-сәүдә фирмасы һәм башкалар катнашты. Балалар туклану продуктларын гомуми сатып алуларда җирле җитештерүчеләрнең өлеше 80% тәшкил итә.

Барлык яңалыклар