В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарага теләгән һәркем килә һәм аның активлыкларына кушыла ала
Фото: «Легион» тарихи фехтование клубы
Казанда 23 нче февральдә «Ватан байрагы астында» фестивале узачак. Чара кунаклары Россиянең төрле тарихи чорлары белән таныша, хәрби һәм гражданнарның көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныша алачак.
Программада – мастер-класслар, лекцияләр, конкурслар, кораллар күргәзмәләре. Рыцарь турниры хәрби-тарихи фестивальнең төп вакыйгасы булачак, анда спортчылар кылыч һәм калкан белән эш итү күнекмәләрен күрсәтәчәк.
Чарага теләгән һәркем килә ала. Кунакларны 23 нче февральдә 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Копылов урамы, 2а адресы буенча И.Ленин исемендәге мәднәият йортында көтәләр. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча бастырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.