Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.06.2025, 12:17

Г.Камал исемендәге яңа театр янында уникаль уен җиһазлары булган балалар мәйданчыгы ачылды

Аны ачу көнендә анда 10 меңнән артык яшь казанлы булган

Кабан күле буенда, Г.Камал исемендәге яңа театр янында уникаль уен җиһазлары – соры челәннәр белән балалар мәйданчыгы ачылды. Соры челән канатлары киңәюе 6,5 м га җитә. Дөньяда шундый ук конструкцияләр 15 данәдән артык түгел, ә Россиядә алар элек булмаган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбедә хәбәр иткәнчә, паркның барлык уен элементлары Түбән Кабан күле фаунасы белән бәйле.

Паркны төзекләндерү эшләре Камал исемендәге яңа театр белән янәшә узган елда старт алды. Ул вакытта биредә театр мәйданы һәм ял зоналары булган бакча, вакыйга мәйданчыгы һәм амфитеатр барлыкка килде. Территорияне комплекслы яшелләндерәләр, йөреп кайту юллары булган театраль урман утырталар.

«Шушы көннәрдә генә балалар мәйданчыгы эшли башлады. Кичәге көн эчендә генә дә, безгә хәбәр итүләренчә, аны 10 меңнән артык бала караган. Кабан күлендә болай да тормыш кайный, ә хәзер тагын да күбрәк булачак. Хәзер яр буе буйлап йөреп, театрга гына түгел, уникаль җиһазлар белән паркка да килергә мөмкин. Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт, бу теләктә безне хуплады», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Паркның мәйданы 4,2 мең кв.м тәшкил итә һәм төрле яшьтәге балалар, шулай ук өлкәннәр өчен сигез тематик зонадан тора. Территориядә урман фонтаны, су каналлары системасы белән 17 метрлы интерактив өстәл урнашкан. Паркның йөзек кашы – челән рәвешендәге уен җиһазлары, аларның канатлары киңлеге 6,5 м га җитә. Дөньяда мондый конструкцияләр 15 данәдән артык түгел.

Территориядә бәдрәф модуле урнаштырылган, юллар һәм тактиль сукмаклар җәелгән

Мәйданны күпьеллык, кыяклы һәм су үсемлекләре бизәде, бу Түбән Кабан яр буеның бертөрлелеген саклап калырга мөмкинлек бирә. Барлыгы 2 меңнән артык куак утыртылган.

Яңа паркта тиздән яктылык эффектларын кулланып иҗади куелышлар өчен музыка сукмаклары, театр сәхнәсе барлыкка киләчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.06.2025
Барлык яңалыклар