В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар әзерләү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Бүген, Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар әзерләү белән бәйле рәвештә, Казанда кайбер урамнар буенча хәрәкәт өлешчә чикләнә.
Чикләүләр түбәндәге участокларда гамәлдә булачак:
8-нче май, 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр
Меңьеллык мәйданы (шул исәптән Бауман ур., Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр),
Кремль яр буе ур.,
Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр),
Цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юл.
8-нче майның 17.00 сәгатеннән 10-нчы майның 8.00 сәгатенә кадәр
Меңьеллык мәйданы (шул исәптән Бауман ур., Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр),
Кремль яр буе ур.,
Декабристлар урамы (Меңьеллык мәйданыннан алып Сибгат Хәким урамына кадәр),
Декабристлар урамы (Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр),
Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр),
Правобулачная урамы (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр),
Сул як Болак урамы (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр),
Цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юл.
8-нче майның 18.00 сәгатеннән 10-нчы майның 1.00 сәгатенә кадәр
Бондаренко урамы (Ямашев проспектыннан Маршал Чуйков урамына кадәр ике юнәлештә дә),
Волгоград урамы (Бондаренко урамыннан алып Короленко урамына кадәр ике юнәлештә дә).
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм чаралары узган көннәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте схемалары үзгәрә.