Кайбер биналарда су басымын киметү планлаштырыла
Казанның Совет районы йортлары бер тәүлектән артык су белән тәэмин ителми, берничә бинада су басымының кимүе көтелә. Сәбәбе суүткәргечнең эштән чыккан участогын тоташтыру булды.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, сүндерүгә 44 күп фатирлы торак йорт, ике мәктәп, биш балалар бакчасы һ.б. керә. 16 июльдә 9:00 дан 17 июльгә кадәр түбәндәге адрес буенча су булмаячак:
Авиахим ур., 34, 53/1;
Гадел Кутуй ур., 1, 2, 2 (корп.2), 2а, 2а/1, 3, 3а, 4, 4а, 4а/1, 5, 5а, 6, 7, 7/1, 7а, 8, 8а, 9, 10, 12, 14, 16;
Гвардия ур., 16г, 20, 22, 24, 26, 28, 30, 32, 32а, 36, 36а;
Кирпеч ур., 9, 36;
Красная Позиция ур., 1, 1а, 2/1, 2а, 3, 5, 6, 6а, 7, 7а, 8а, 9, 9а, 10, 10а, 10а (корп.1), 11, 11а, 13, 13а, 15;
Патрис Лумумба ур., 4;
Чаллы ур., 10, 11.
Шул ук вакытта 113 күпфатирлы йортта, бер мәктәптә, биш балалар бакчасында су басымын киметү планлаштырыла. Су белән тәэмин ителеш бишенче катка кадәр булачак, кыска вакытлы өзеклекләр булырга мөмкин. Адреслар исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Су тутырылган автоцистерналар гариза буенча урнаштырылачак, алар түбәндәге телефон буенча кабул ителә: (843)231-62-60.