Электр уты берничә сәгатькә сүндерелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). 30-нчы июньдә Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда электр утын вакытлыча сүндерәчәкләр.
Әйтик, 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ут түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Бертуган Петряевлар ур., 27, Ватутин ур., 20, 33, 41, Тимер Юл ур., 1, Яшел ур., 1.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.