Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2024, 12:20

Рөстәм Гафаров: «Кыш кар көртләре белән генә түгел, «Киләчәк уеннары» белән дә истә алачак»

Бу кышта Россия ярышларында җиңү яулаган Казан спортчылары илне БРИКС уеннарында тәкъдим итәчәк

Фото: Денис Гордийко

Казанда кышкы спорт сезоны тәмамланды. 107 илдән 1811 спортчыны берләштергән «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры аның төп вакыйгасы булды. Турнир трансляцияләре 2 миллиардтан артык карау җыйды. 21 дисциплина буенча фиджитал-уеннар 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узды.

«Без Уеннарны, андагы кайбер идеяләрне һәм юнәлешләрне киләчәк эшебездә файдалану өчен, игътибар белән күзәттек», – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.

Халыкара ярышларны югары дәрәҗәдә оештыру Казанның спорт башкаласы булуын тагын бер тапкыр раслады. «Кыш көртләре белән генә түгел, ә «Киләчәк уеннары» белән дә истә калачак. Спорт башкаласы статусын без Россия күләмендә масштаблы чараларны уңышлы үткәрүебез белән исбатладык», – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Узган спорт сезонының тагын бер зур вакыйгасы – чаңгы ярышлары буенча Россия кубогының бишенче этабы. Ул Казанда беренче тапкыр оештырылган. «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында өч көн дәвамында илнең 40 субъектыннан 200 иң яхшы чаңгычы көч сынашкан. Алар арасында Олимпия чемпионнары Александр Большунов, Алексей Червоткин, Вероника Степанова бар. «Барлык спортчылар да ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм чаңгы трассаларының сыйфатын билгеләп үтте», – дип өстәде Линар Гарипов.

Казанның «Олимп» триатлон мәктәбе спортчысы Евгений Байбородов кышкы триатлон буенча Россия чемпионатында икенче урынга лаек булган. Ярышлар 2-5 нче февральдә Казанда узган. Анда Россиянең 18 төбәгеннән 300 спортчы катнашкан. «Казан спортчылары, шәхси ярышларда ике көмеш медаль яулап, призер булдылар», – дип билгеләп үтте комитет рәисе.

Спикер шулай ук 2023-2024 елларның кышкы сезонында 10 спортчыга спорт остасы исеме бирелүен, 104 кешенең спорт мастерына кандидат булуын искә төшерде.

Чыгышы барышында Линар Гарипов Казан спортчыларының уңышларына тукталды. Алар арасында, әйтик, бина эчендә 400 метрга йөгерүдә Европа рекорды куйган Серафим Солодовников бар. Ул 46 ел элек куелган Россия рекордын да уздыра алган. Спорт гимнасты Даниел Маринов – ике тапкыр Россия чемпионы, Юлия Сохацкая – биш төр ярышта ил чемпионатының көмеш призеры, ә Сергей Сергеев бокс буенча Россия кубогының көмеш призеры булганнар.

«Бу спортчылар быел 11-24 нче июньдә Казанда узачак БРИКС халыкара спорт уеннарында илебезне тәкъдим итәчәк. Әлеге ярышлар узачак объектлар арасында Үзәк стадион белән Бокс һәм өстәл теннисы үзәге дә бар. Бүгенге көндә анда төзелеш һәм ремонт эшләре алып барыла», – диде Линар Гарипов.

Диләрә Гафурова

Фото: Марат Мөгыйнов

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.03.2024
Видеорепортаж
25.03.2024 11:02
Казанда 2023/2024 кышкы спорт сезонына йомгак ясадылар
Барлык яңалыклар