Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.07.2024, 12:02

Рөстәм Гафаров: «Соңгы елларда шәһәрдә 100 медицина оешмасына капиталь ремонт ясалды һәм яңа җайланмалар урнаштырылды»

Быел Гагарин урамындагы 16 нчы шәһәр хастаханәсен яңартуны төгәлләү планлаштырыла

Казанда дүрт медицина оешмасына капиталь ремонт ясала. Быел эшләрне Гагарин урамындагы 16нчы номерлы шәһәр хастаханәсендә тәмамлыйлар, анда хәзер хирургия һәм реанимация бүлекләрен яңарталар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарә башлыгы Владимир Филатов хәбәр итте.

«Үзгәрешләр турында озак сөйләшергә була, – диде башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Соңгы елларда гына да шәһәрдә 100 медицина оешмасына капиталь ремонт ясалды һәм яңа җиһазлар белән тәэмин ителде, дистәләрчә объект төзелде. Башта һәр төзекләндерелгән яки төзелгән хастаханәне без могҗиза буларак кабул иттек, әмма акрынлап план һәм системалы эшкә күчә алдык».

Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, медицина инфраструктурасын яхшырту шактый тиз уңай үзгәрешләргә китерде, бу шәһәр халкының сәламәтлегенә йогынты ясады. Мәсәлән, сәламәтлек саклауны модернизацияләү кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем очракларын шактый киметергә мөмкинлек бирде.

Владимир Филатов сөйләвенчә, быел Гагарин урамы, 121 адресы буенча урнашкан 16нчы шәһәр клиник хастаханәсенә капиталь ремонт эшләрен төгәлләү планлаштырыла. 2022 елда башланган эшләр 8 мең кв.м мәйданлы бинада алып барыла. Бүгенгә терапия, гинекология, гематология, пульмонология һәм лор-бүлекләре ремонтланган.

18 нче шәһәр үзәк клиник хастаханәсендә (Х.Мәүлетов ур., 2) хирургия, неврология, гинекология һәм лор-бүлекләрен яңартканнар. Эшләр 12 мең кв.м мәйданда бара, аларны төгәлләүнең якынча срогы – 2025 ел.

2020 елда Исаев ур., 5 адресы буенча сугыш ветераннары өчен госпитальгә капиталь ремонт башланды. 2 нче дәвалау корпусында эшләр 8 мең квадрат метрдан артык мәйданда тәмамланды. Хирургия, реанимация, анестезиология, кан тамырлары үзәге, тернәкләндерү һәм терапия бүлегенең технологик җиһазлары ремонтланган һәм җиһазландырылган. Консультатив поликлиниканы һәм кабул итү бүлеген ремонтлау дәвам итә. 2024-2025 елларда мәйданы 3,5 мең кв метр булган беренче дәвалау корпусын яңарту планлаштырыла.

2 нче клиник хастаханәдә (Музыкальная ур., 13) капиталь ремонт 6 мең кв.м мәйданда алып барыла. Кардиологик, терапевтик һәм тернәкләндерү бүлекләре яңартылды. Кабул итү, диагностика бүлеген, реанимация бүлеген һәм кан тамырлары үзәген ремонтлау эшләре алып барыла. Эшләрне 2025 елда тәмамларга планлаштыралар.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.07.2024
Видеорепортаж
01.07.2024 10:43
Казандагы дүрт медицина учреждениесендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә
Барлык яңалыклар