Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.07.2023, 19:13

Рөстәм Гафаров Джизак шәһәре хакиме Комил Холмуродов белән очрашты

Үзбәкстан делегациясе ТР башкаласының шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышты

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче июль, Юлия Летникова). Үзбәкстан делегациясе ТР башкаласының шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышты. Казан Ратушасында узган очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм Джизак шәһәре хакиме Комил Холмуродов катнашты. Казанда гамәлгә ашырыла торган цифрлы проектлар кунакларда зур кызыксыну уятты, шуңа күрә яклар киләчәктә аларны җентекләбрәк өйрәнергә килештеләр.

«Татарстан белән Үзбәкстанны озак вакытлы дуслык бәйли, моңа тел, мәдәният һәм традицияләр охшашлыгы ярдәм итә. Сезнең визиттан соң безнең мөнәсәбәтләр яңа үсеш алачагына ышанам», - дип сәламләде делегацияне Рөстәм Гафаров. Ул 2020 елда Ташкент хакиме урынбасары Kazan digital week форумында катнашуын искәртте һәм делегацияне ТР башкаласында сентябрьдә узачак чираттагы форумга чакырды.

«Казанда иң борынгы университетларның берсе – Казан федераль университеты урнашкан. Анда дөньяның 101 иленнән 10 меңнән артык чит ил студенты укый. Джизакта филиал булдыру турында карар ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуда мөһим этап булып тора, бу – КФУның мондый беренче халыкара проекты. Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер», - дип ышандырды Башкарма комитет җитәкчесе.

Үз чиратында Комил Холмуродов делегациянең Казанда булуына шат булуын билгеләп үтте. ТР башкаласына кунаклар Уфада узган «Акыллы шәһәр – Акыллы ил» шәһәрләрен үстерү һәм цифрлы үзгәртү буенча IV Халыкара форумда катнашканнан соң килделәр. «Безне шәһәр хуҗалыгына акыллы системалар кертү кызыксындыра, үзебез дә бу юнәлештә эшлибез. Халыкара практикаларны өйрәнү безнең планнарыбызга керә. Сезнең IT-технологияләр өлкәсендә өйрәнерлек тәҗрибәгез бар», – дип җавап бирде Джизак хакиме.

Делегация мәнфәгатьләрен исәпкә алып, кунакларга шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендә гамәлгә ашырыла торган цифрлы проектлар тәкъдим ителде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин кунакларга торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә алып барылган эшләр, аерым алганда, шәһәрдә чүп-чар чыгару һәм кар җыюны ничек күзәтүләре турында сөйләде. «Предприятие базасында «Калдыклар» автоматлаштырылган мәгълүмати системасы эшли. Аның ярдәмендә контейнер мәйданчыкларының торышын күрергә, бөтен маршрут буенча чүп ташучыларның хәрәкәтен күзәтергә мөмкин, шулай ук системада гаризалар кабул итү алып барыла. Платформа ярдәмендә без үз вакытында чаралар күрә алабыз. Карны җыю да шундый ук контрольдә тотыла. Моның өчен бөтен техника датчиклар белән җиһазландырылган, контроль системасы бар», – дип аңлатты спикер.

Делегация «Ачык Казан» системасы белән танышты, аның ярдәмендә торак-коммуналь проблемалары турында хәбәр итәргә мөмкин. Комил Холмуродов билгеләп үткәнчә, Джизакта мондый платформа юк – Искәндәр Гыйниятуллин проект турында җентекле мәгълүмат белән уртаклашырга вәгъдә итте.

Фикер алышуның чираттагы темасы транспорт булды. Транспорт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Шәрипов Казанда автоматлаштырылган юл хәрәкәте белән идарә итү системасы (АСУДД) эшләвен сөйләде. Аңа шәһәр светофорларының өчтән бер өлеше тоташтырылган. Бу юл хәрәкәтен тыгынсыз оештырырга мөмкинлек бирә. Бары тик ике шәһәрдә генә шундый алга киткән 5 нче буын системасы бар – Казан һәм Мәскәү. Марат Шәрипов 25 шәһәр автобусында эшләүче СитиСофт системасы турында да сөйләде. Реаль вакыт режимында ясалма интеллект урамнарны кардан чистартуның сыйфатын, юлларның, тамгаларның һәм билгеләрнең торышын билгели.

Джизак вәкилләрен Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Костоусов та сәламләде. Аның сүзләренчә, хәзер Казанда шәһәрнең тулы цифрлы дубликатын булдыралар. Модель барлык мәгълүмат системаларыннан актуаль мәгълүматларга нигезләнәчәк. Бу Казанны уңайлы, җайлы итәргә, социаль киртәләрне киметергә һәм шәһәр мохитенең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Александр Костоусов шәһәр төзелеше һәм җирдән файдалану өлкәсендәге мәгълүматларны берләштергән комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасының ничек эшләве белән уртаклашты. Бу хезмәт күрсәтү вакытын кыскарта һәм идарә итү карарларын кабул итәргә булыша.

Барлык яңалыклар