Башкарма комитет җитәкчесе Казанның Совет районында язгы ташуга каршы эшләр барышын тикшерде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март, Ксения Швецова). Казанда язгы ташуга әзерлек дәвам итә. Су басуга каршы чаралар барышын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров тикшерде. Бүген ул Вертлевка елгасы өчен суүткәргеч белән бәйле проблемалар аркасында Константиновка бистәсенең берничә урамы белән бергә су басу зонасына эләгергә мөмкин булган Мамадыш тракты участогын карады. Р.Гафаров язгы ташу вакытында шәһәр халкының максималь куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кушты.
Быелгы кыш карның мул явуы белән аерылып торды, бу су басуның яңа зоналары барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Шундый территорияләр арасында – Мамадыш тракты участогы һәм Константиновка бистәсенең берничә урамы. Гражданлык яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов аңлатканча, төзелеш базары янындагы җирдә, Мамадыш тракты астында уза торган Вертлевка елгасы өчен суүткәргеч салынган. 2 м диаметрлы туннельле суүткәргеч елга ясаган табигый чокырга чыгарга тиеш. Хәзер суүткәргеч туннеленең төньяк ягында кое бар, аннан бер торба чыга. «Аның диаметры сулыкның тышкы тишегенә караганда 10 тапкырга кечерәк, – дип аңлатты Ф. Тимерханов. – Элек бу коены ел саен чистартканнар, ә хәзер аны җир белән күмгәннәр. Быел кое чистартылмады. Әгәр дә ул яки торба томаланса, елгадагы суның биеклеге күтәрелә башлаячак. Мамадыш тракты участогын һәм Константиновканың берничә урамын су басырга мөмкин».
Әлегә бу участокта су басу күзәтелми – коены карап чыккач, белгечләр анда су күрмәгән, әмма кисәк җылыткан очракта вәзгыять начарлана ала, дип өстәде Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы. Рөстәм Гафаров су белән бәйле мәсьәләне хәл итүне тизләтергә һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләрен җәлеп итәргә кушты. «Халык зыян күрмәсен өчен, моның өстендә эшләргә кирәк», – дип ассызыклады ул.
Казанда каршылык чаралары март башында ук старт алды. Су басу мөмкин булган зонага 976 кеше яшәгән 337 шәхси йорт керә. Белгечләр территорияне су басу куркынычы янаган барлык территорияләрне дә чистарттылар инде.
Проблемалы территорияләр арасында – Киндери һәм Аки бистәләре. Елга буйлап кар суларының каршылыксыз хәрәкәт итүе өчен күперләр янындагы участокларны куаклардан һәм чүп-чардан чистарталар, ә елгалар үзләре күпер астында боздан азат ителә.
«Шәһәрнең барлык кече елгаларында – бу Киндери, Вертлевка, Нокса һәм Сухая елгалары – күперләрне чистарту эшләре башкарылган, – дип сөйләде Ф.Тимерханов. – Бу су басуга каршы чараларның мөһим өлеше, чөнки әгәр күперләрне чистартып тормасаң, ясалма тоткарлык барлыкка килергә мөмкин. Безнең шәһәрдә шулай ук шәхси милекчеләр карамагында булган 25 күпер бар. Бу корылмаларны да без контрольдә тотачакбыз».
Ел саен «Волжская гавань» микрорайонында су басу күзәтелә. Ф.Тимерханов сүзләренә караганда, аны хәл итү торак массивында урнашкан күлдән Идел буенда табигый су агымын торгызу ярдәмендә планлаштырыла. Планнар буенча бу эшне территорияне төзүче башкарачак.
«Казан Мэры һәм Татарстан Президенты ярдәме белән без Салмачы бистәсендә зур проблемаларны хәл итә алдык, анда ел саен берничә урамны су баса иде. Нокса елгасы аша күпер бу мәсьәләне өлешчә хәл итәргә ярдәм итте, – дип билгеләп үтте Ф. Тимерханов. – Бу мәсьәләне тулысынча хәл итү өчен елга буенда тар урыннарны киңәйтергә, аны тирәнәйтергә кирәк. Бу эш әле алда тора».
Язгы ташуның иң югары ноктасы апрельнең өченче ункөнлегенә фаразлана, дип искәртте Р.Гафаров һәм әзерлек эшләрен көчәйтергә кушты. «Җитештерү чаралары барлык мәсьәләләрне тулысынча хәл итүгә кадәр дәвам итәргә тиеш, бу эшне туктатырга ярамый», – дип ассызыклады Башкарма комитет башлыгы. «Су басуның мөмкин булган барлык урыннары безгә билгеле. Аларны тагын бер кат үтәргә, карап чыгарга һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен чаралар күрергә кирәк», – дип өстәде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе.
Күчмә киңәшмәдә Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов катнашты.