В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көзге чакырылыш кампаниясе нәтиҗәләре буенча 37 казанлы хәрби бурычны үтәүдән качырга теләгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март, Ксения Швецова). Апрель аенда башланачак язгы чакырылыш кампаниясенә әзерлекне дәвам итәргә һәм шәһәр халкына хәрби исәптә тору кагыйдәләрен бозулар турында хәбәр итүне бүген Казанның чакырылыш комиссияләре рәисе –Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гаффаров йөкләде. Бүген хәрби хезмәтне 2020 елда чакырылган 1,5 мең казанлы уңышлы уза. Шул ук вакытта көзге чакырылыш нәтиҗәләре буенча гына да 37 кеше хәрби бурычларын үтәүдән качкан. Бу хакта Казанда гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыруда ярдәм итү буенча Координация советы утырышында билгеле булды, ул Татарстан башкаласының Башкарма комитетында узды.
Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе кысаларында 700-ләп казанлы китәчәк. Рөстәм Гафаров район администрацияләре башлыкларына хәрби хезмәткә чакыру кампаниясенә әзерлеккә аерым игътибар бирергә кушты. «Район башлыкларыннан бу эшне координацияләүләрен, барлык сорауларга төшенүләрен сорыйм. Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясенә алдан ук әзерләнергә, һәр районның военкоматларында нинди проблемалар, нинди вазгыять булуын белергә, килеп туган мәсьәләләрне шәхсән хәл итәргә кирәк. Аларны чакыру башлангач түгел, үз вакытында хәл итәргә кирәк», – дип ассызыклады Р.Гафаров.
Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне җентекләп контрольдә тотарга кушты. Әйтик, комиссариатларда кирәкле битлек һәм дезинфекцияләү чаралары запасы булырга тиеш.
Киңәшмәдә катнашучылар хәрби хезмәткә чакырылып качып котылучылар белән эшләү алгоритмы турында фикер алыштылар. Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының хәрби комиссары Михаил Венедиктов булачак солдатларга беренче хәбәр итүне хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре үтәүне искәртте. Әгәр дә аларга чакыру кәгазен тапшыра алмасалар, полиция бүлегенә шәхси язма мөрәҗәгать җибәрелә, шуннан соң 14 көн эчендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре кешене табарга һәм аңа документны тапшырырга тиеш.
«Хәрби хисапта тору – ул гражданның конституцион бурычы, – дип өстәде М.Венедиктов. – Әгәр, мәсәлән, кеше күчеп килгән һәм яшәү урыны буенча военкоматта исәпкә тормаган икән, ул административ җаваплылыкка тартыла». Моны ике атна дәвамында эшләргә кирәк.
Беренче чакыруны алганнан соң военкоматка килмәү – административ хокук бозу, һәм хәрби хезмәткә чакырылучыны штраф көтә. Әгәр икенче чакыруга да игътибарсыз кала икән, җинаять җаваплылыгы башлана.
«Әгәр дә ике чакырудан соң кеше хәрби комиссариатка килмәсә, материаллар тикшерү органнарына тапшырылачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча документларны җинаять эше кузгату өчен район судына җибәрәчәкләр. Җәза – иректән мәхрүм итүгә кадәр», – дип аңлатты М.Венедиктов, җинаять эше ешрак туктатыла, чөнки бу этапта чакырылучылар үз гаепләрен таный һәм хәрби хезмәткә үз ирекләре белән китәргә карар кыла.
Бүгенге көндә Казанда 2020 елның көзге чакырылыш кампаниясе нәтиҗәләре буенча тикшерү органнарына хәрби бурычларын үтәүдән качкан 37 казанлының материаллары тапшырылды, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының мобилизация бүлеге башлыгы Альфред Ибраев.
Аларның дүртесе җинаять җаваплылыгына тартылган һәм хөкем ителгән, берсе федераль эзләүдә. Тугыз кешегә карата тикшерү гамәлләре алып барыла, ә калганнары буенча җинаять эшен туктату турында карарлар кабул ителде, чөнки алар 2021 елның язында хәрби хезмәтне узарга карар кылды.
Хәрби исәпкә алу кагыйдәләрен бозган 97 яшь казанлы административ җаваплылыкка тартылган.
Утырышта шулай ук чакырылыш комиссияләре рәисе урынбасары – «Иске шәһәр» территориясе префекты Евгений Варакин, шәһәр районнарының хәрби комиссарлары, район администрацияләре башлыклары катнашты.