Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары махсус билгеләнештәге «Барс» отрядын Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль, Алинә Бережная). Казанда 5598-нче номерлы хәрби часть территориясендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы митинг узды. Бәйрәм алдыннан Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округының махсус билгеләнештәге 26-нчы номерлы аерым «Барс» отрядын котлады.
Россия флаглары һәм Милли гвардия гаскәрләре җыелма оркестр маршы астына чыгарылды. «Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр, мин сезне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Гафаров махсус билгеләнештәге хәрби бүлекчәләрдә хезмәт итүчеләргә. - Батырлык һәм кыюлык белән Ватаныбызны саклавыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Мин сезгә кырыс, әмма дәүләт һәм халык өчен бик кирәкле хезмәтегездә уңышлар телим».
Котлауларга РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы махсус билгеләнештәге 26-нчы номерлы аерым отряд командиры Сергей Хәйретдинов та кушылды. Аның сүзләренә караганда, батырлык, ныклык һәм фидакарьлек һәрвакыт Россия хәрбилеге символы булган. «Ватанны саклау - ир-атлар өчен төп эш. Буыннан-буынга безнең ата-бабаларыбыз дошман юлын чикләде, Ватанны саклап, сез аларның эшен лаеклы дәвам итәсез», - диде С.Хәйретдинов.
Хәрби частьнең ветераннар советы рәисе, отставкадагы полковник Рево Хөснетдинов хәрби хезмәткәрләргә сәламәтлек, рухи көч һәм тыныч күк йөзе теләде.
Ватан хакына намуслы хезмәте өчен хәрби частьнең шәхси составы Казан Мэры Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында - ефрейтор Артур Исрафилов, миномет батареясы командиры Алексей Кубышин, штабның инструктор-методик төркеме башлыгы Эдуард Панкратов, физик әзерлек һәм спорт башлыгы Альберт Шәяхмәтов. Мактау грамотасы белән хәрби часть командиры Сергей Хәйрединов та бүләкләнде. Моннан тыш, алдынгы хәрби хезмәткәрләргә күкрәк билгеләре тапшырылды.
Бүләкләү тантанасы отрядның тантаналы маршы белән тәмамланды.
Хәрби хезмәткәрләр республика территориясендә массакүләм эре чараларны тәртип белән тәэми итеп кенә калмый, Кавказ территориясендә контртеррористик операцияләр үткәргәндә дә үз бурычларын үти. Бүгенге көндә отрядның шәхси составы «кайнар» нокталарда 18-дән артык хезмәт командировкасын башкарган. Югалтуларсыз да булмый – хезмәт бурычларын үтәгәндә 10 хәрби хезмәткәр һәлак булды. Рөстәм Гафаров һәм Сергей Хәйретдинов аларның истәлекләренә хәрби часть территориясендә куелган һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәйкәленә чәчәкләр һәм матәм таҗы салдылар.
«Хәрби эштә һәрдаим иң көчлеләр һәм батырлар гына хезмәт куя. Һәлак булган геройларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә калачак», - диде Р.Гафаров.
Тантаналы митингтан соң часть командиры Рөстәм Гафаров өчен территория буйлап экскурсия үткәрде. Шулай итеп, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары тренажер һәм спорт залларын карады, анда хәрби хезмәткәрләр сугыш алымнарына өйрәнә. «Физик әзерлеккә күп вакыт бирелә, моннан тыш, сугышчылар спорт секцияләрендә шөгыльләнә, волейбол, футбол һәм баскетбол уйный», – дип сөйләде С.Хәйретдинов. Атуга да зур игътибар бирелә - часть территориясендә тир бар. Росгвардиячеләр спорт ярышларында еш катнаша, кубоклар һәм бүләкләр урын алган аерым стенд моны раслый.
Моннан тыш, частьтә музей һәм китапханә эшли, анда 16 меңгә якын китап исәпләнә. Китапханәче Люция Насретдинова сүзләренә караганда, хәрби хезмәткәрләр детективлар укырга ярата. «Китапханә даими рәвештә тулылана, киң сайлап алу мөмкинлеге бар, күп укыйлар», – дип билгеләп үтте Л.Насретдинова.
Шулай ук Рөстәм Гафаров махсус билгеләнештәге отряд экипировкасын һәм коралларын карады.