Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.10.2022, 11:38

Рөстәм Гафаров: «Казан кышка чиста булып керергә тиеш»

Агымдагы елның языннан ТР башкаласында активистлар 119 км ярны чистарттылар һәм мең кубометрга якын чүп-чар җыйдылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь, Юлия Летникова). Агымдагы елның языннан Казанда «Уникаль су объектларын саклау» проекты кысаларында яр буе территорияләрен чистарту буенча 90 акция үткәрелде. 1,5 меңгә якын кеше 119 км яр буен чистарткан һәм мең кубометрга якын чүп-чар җыйган. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Шайнуров Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә Казанда язгы-җәйге чорда узган экологик чараларның нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 8 нче октябрьдә «Чиста уеннар» узачагы турында хәбәр итте. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров экологик акцияләрдә катнашкан һәм идеяләр белән чыгыш ясаган инициатив төркемнәргә, шәһәр халкына һәм битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерде.

Яз көне «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында «Казан-2» тимер юл вокзалы каршындагы сквер территориясендә яфраклы һәм ылыслы агачлар утыртылды, дип хәбәр итте Альберт Шәйнуров. Моннан тыш, 23 нче апрельдә парклар һәм скверлар территориясендә шәһәрнең учреждение һәм оешмалары хезмәткәрләре катнашында өмә үткәрелгән.

«Апрель дәвамында Рус-Алман Швейцариясе территориясендә куркыныч үсемлекне бетерү буенча бөтенроссия акциясе кысаларында Сосновский балтырганына каршы көрәшкә юнәлдерелгән өмәләр уздырылды», - дип искәртте спикер. Чараны шәһәр Башкарма комитеты «БорщеВиктори» берләшмәсе белән берлектә оештырды.

Балтырганга каршы көрәш акциясе куркыныч үсемлекне бетерү буенча ел саен комплекслы эшнең дәвамы булып тора. Быел Казанда әлеге үсемлеккә каршы 178 гектар эшкәртелгән. Бу максатларга 9,1 млн сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,6 млн сумы – Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм 7,5 млн сумы – Казан бюджетыннан.

Торфяная урамындагы питомник территориясен чүп-чардан арындыру буенча даими чаралар үткәрелде. Көзен, бу участокта сирәк үсемлекләр популяциясен саклап калу өчен, активистлар 50 усак (триплоидная осина) үсентесе утырттылар. «Бу төр гадәтидән туры һәм яссы кәүсәсе, тиз үсүе һәм бөҗәкләргә каршы торучанлыгы белән аерылып тора. 25 ел эчендә усак (триплоидная осина) олы агач булып үсеп җитә», - дип аңлатты Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары.

«Казансуны үстерү стратегиясе» кысаларында 2022 елда Парклар һәм скверлар дирекциясе дүрт өстенлекле юнәлеш буенча эшен дәвам итте: Зәңгәр күлләр территориясен активлаштыру, экологик практикалар, судагы инициативалар һәм Казансу белән бәйле берләшмәләргә ярдәм. Бу сезонда елгада 30 га якын экологик һәм спорт чарасы үткәрелде, меңнән артык кеше катнашты. Проектны елга тирәсендә формалашкан экосистемалар тормышка ашырырга булышты. «Бу территория белән эшләү киредән принцибы буенча оештырылган: башта активлыклар эшли башлый, ә аннан соң – яңа парклар төзү процессы», – диде Альберт Шайнуров.

«Казансу үсеше стратегиясе» кысаларында тормышка ашырылган проектларның берсе – «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясе. 300 шәһәрле 13 практик дәрестә булдылар, аларның нәтиҗәләре буенча 15 идея тәкъдим ителде.

Шулай ук яз һәм җәй айларында Зур Зәңгәр күл территориясе буенча КФУ экологы һәм профессоры Нәфисә Минһаҗева белән экскурсияләр, Казансу үзәнен чистарту буенча экологик йөзү (аның барышында 280 кг чүп-чар җыелган), зәңгәр күлләрдә плоггинг һәм булачак «Манзара» паркы территориясендә ике «Чиста уеннар» чарасы үткәрелде. Альберт Шайнуров билгеләп үткәнчә, «Чиста уеннар» 2014 елда Санкт-Петербургта барлыкка килгән, ә өч елдан соң Казанга да килеп җиткән. Акция кысаларында катнашучылар яшел зоналарны чүп-чардан чистарта, икенчел чималны сортларга аера һәм командалап ярыша. Җиңүчеләрне кыйммәтле призлар белән бүләклиләр.

8 нче октябрьдә «Чиста уеннар»ны оештыручылар Казанда «Чисталык мәктәбе кубогы»н уздырачак. Шәһәрнең төрле мәктәпләреннән дүрт кешедән торган командаларга табигать территорияләрен чистарту буенча ярышырга туры киләчәк. «Җиңүче командаларның һәр әгъзасы Яндекс.Станция алачак. Призлы урыннарны алган өч мәктәп калдыкларны сортларга аеру өчен җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук 15 мәктәптә пластикны эшкәртү буенча экодәресләр һәм мастер-класслар узачак», – дип билгеләп үтте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары. Акцияне уздыру урыны тавыш бирү йомгаклары буенча билгеләнәчәк, чарада катнашуга теркәлү ябылган.

Рөстәм Гафаров хәбәр иткәнчә, шәһәр акрынлап кышкы әзерләнә башлаган. «Безгә кыш җиткәнче калган планнарны тормышка ашырырга кирәк. Казан кышка чиста булып керергә тиеш», - дип билгеләде ул һәм шәһәрдә әлегә барысы да камил түгел, әмма муниципалитет чисталык стандартларын тота һәм аларны киметергә җыенмый, дип өстәде. «Битараф булмаган казанлылар безгә чүплекләрне һәм чүп өемнәрен күрсәтеп бик булышалар. Барлык нокталарны контрольгә алабыз һәм мөмкин булганча бетерәбез. Ышанам ки, бүгенге хәбәрдән соң шәһәрлеләр яңа биремнәр планы төзиячәкләр, һәм бергәләшеп без аларны үтәячәкбез», – дип нәтиҗә ясады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе.

Фото: Денис Гордийко, Парклар һәм скверлар дирекциясе

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.10.2022
Видеорепортаж
03.10.2022 11:42
8 нче октябрьдә «Мәктәп чисталыгы кубогы» узачак
Барлык яңалыклар