Юбилей чарасының хедлайнеры – «Отпетые мошенники» төркеме
Фото: Марат Мөгыйнов
«Киләсе ял көннәрендә X Казан марафоны узачак, анда 28 меңгә якын казанлы һәм шәһәребез кунаклары катнашачак. Бу, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк. Шулай итеп, шәһәр урамнарында зур спорт бәйрәме көтелә. Марафонда катнашучыларның барысына да уңай эмоцияләр һәм югары спорт нәтиҗәләре телибез», – диде ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Исегезгә төшерәбез, 11 нче майда спортчылар 3 һәм 10 километрга йөгерәчәк, ә 12 нче майда атлетлар ярыммарафон һәм марафон дистанцияләренә (21 км һәм 42 км) чыгачак. Ярышларда катнашмаганнар җанатарлар төркеменә кушыла ала. Алар арасында конкурс үткәреләчәк, аның приз фонды 650 мең сумны тәшкил итә. Җанатарлар төркемнәреннән барлыгы 66 мәйданчык оештырылачак.
ТР Спорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, 11 нче майда «Хезмәт резервлары» стадионында Казан марафоны кысаларында «Отпетые мошенники» төркеме чыгыш ясаячак. Чара 19:00 сәгатьтә Милләтләр парады белән башланачак, соңрак сәхнәгә артистлар чыгачак.
«Бу җәйдә без сезгә ял көннәрендә гаилә, дуслар һәм хезмәттәшләр белән спорт чараларында катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска киңәш итәбез һәм Timerman сериясе чараларында, әйтик, «ЗаБег.РФ» һәм «Төнге Казан» ярышларында шәхси рекорд куярга чакырабыз», – дип билгеләп үтте Линар Гарипов.
Исегезгә төшерәбез, «ЗаБег.РФ» бөтенроссия ярыммарафоны 19 нчы майда узачак. Спортчылар 1, 5, 10 һәм 21,1 км дистанцияләргә йөгерә алачак. Спорт фестивале 4 меңгә якын кешене берләштерер дип көтелә. «Төнге Казан» 27 нче июльгә планлаштырылган. Аңа теркәлү инде ачык. Чара Кремль яр буенда үтәчәк. Тулырак мәгълүмат соңрак бастырылачак.
Әлеге вакыйгаларга бәйле рәвештә юл хәрәкәтендә үзгәрешләр барлыкка киләчәк – юлларны ябу турында мәгълүмат KZN.RU порталында урнаштырыла.
Юлия Летникова