Казанның юл объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә 2,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Фото: Денис Гордийко
«Быел, Миллениумнан тыш, Константиновка һәм Кадыш поселокларында тагын ике күперне тәртипкә китерәчәкбез. Поселоклар өчен күперләр «тормыш юлы» кебек. Өстәвенә, су басу чорында күпер корылмаларының төзек булуы бик мөһим. Быел, кар күп явуга карамастан, шул исәптән алдагы елларда Салмачы, Вознесенское, Киндерле һәм башка поселокларда күперләрне ремонтлау нәтиҗәсендә, язгы ташу штат режимында узды», – дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Игорь Куляжев искәрткәнчә, узган ел ТР башкаласында Вознесенский трактының Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге беренче участогы ачылды. Аның озынлыгы якынча 4 километрны тәшкил итә.
Быел Җиңү проспектыннан М7 трассасына кадәр 8 км озынлыктагы участокта эшләр дәвам итә. Минск урамында җир өсте җәяүлеләр кичүе, Зәкиев урамында җәяүлеләр кичүе төзелә, яңгыр канализациясенең тышкы челтәрләре үзгәртеп корыла.
Шулай ук төп трасса, Вознесенский тракты белән М7 трассасы тоташкан урында тоннель тибындагы юлүткәргеч һәм Нокса елгасы аша күпер төзү буенча эшләр гамәлгә ашырыла.
«Моннан тыш, юллардагы вазгыятьне яхшырту максатыннан, Универсиада проспектыннан Вишневский урамына чыгу юлы ике полосага кадәр киңәйтелә», – дип өстәде спикер.
Быел Горький шоссесын реконструкцияләүне тәмамларга планлаштыралар. Бүгенге көндә өч җир асты һәм биш җир өсте җәяүлеләр кичүе, өч җир асты борылыш элмәге, бер тоннель, бер эстакада һәм бер югарылыкта өч борылыш элмәге төзелә.
Салават Күпере торак районындагы Нурихан Фәттах урамында да юлны дүрт полосага кадәр киңәйтү дәвам итә. Вахитов районының Туфан Миңнуллин һәм Һади Такташ урамнарында шундый ук эш алып барыла, анда 90 парковка урыны оештырылачак.
Константиновка поселогында Вертелевка елгасы, ә Кадыш поселогында Солонка елгасы аша күперләрне реконструкцияләү башланган. Белгечләр корылмаларда терәк конструкцияләрне алыштырачак, тротуарларны ремонтлаячак, яктырту челтәрләрен һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементларын урнаштырачак. Эшләр вакытында күперләрдә хәрәкәт ябыла, ә автомобильчеләр өчен өстәмә юллар булдырыла, аларны инде әзерли башлаганнар.
«Вакытлыча юллар буенча хәрәкәтне май ахырында ачу планлаштырыла», – дип хәбәр итте спикер.
Камилә Вилданова
Фото: Марат Мөгыйнов