Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.03.2025, 12:44

Рөстәм Гафаров: «Казанда сәләтле балаларның үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре күп»

18 меңнән артык яшь кеше яшьләр фестивальләрендә катнашачак

Казанда балалар һәм яшьләр өчен фестивальләр башлана. Быел аларда 18 меңнән артык яшь кеше катнашачак. Яшьләр фестивальләре турында бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетында балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

«Созвездие – Йолдызлык» яшьләр эстрада сәнгате фестивале язгы вакыйгалар чиратын ача. Быел ул 25 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Фестивальнең район этапларында 5 меңнән артык бала үз иҗатын күрсәтте, аларның 2 меңе шәһәр этабына узды. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге катнашучылар бүген үк жюри алдында үз талантларын күрсәтә башлаячак, дип хәбәр итте Алия Заһидуллина.

Традиция буенча фестиваль «Вокал-соло» һәм «Вокаль ансамбльләр» номинацияләреннән старт ала, алар бүген һәм иртәгә «Созвездие – Йолдызлык» яшьләр музыка театрында узачак, ә инде 12 мартта «Хореография» һәм «Конферанс» номинацияләрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында сайлап алу туры узачак. Фестиваль җиңүчеләренең һәм призерларының исемнәре 31 мартта гала-концертта билгеле булачак, ә апрель аенда алар «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә катнашачак, дип хәбәр итте Алия Заһидуллина.

Шулай ук Казанда мәгариф оешмалары арасында популяр «Зур үзгәреш» фестивале узачак. Быел анда шәһәрнең 24 иң яхшы гомуми белем бирү оешмасыннан район этапларында җиңүчеләр – 5 меңнән артык укучы катнашачак.

11 март көнне «Мәскәү» мәдәни үзәге сәхнәсендә экспертлар алдында Киров һәм Мәскәү районнарыннан мәктәпләр чыгыш ясаячак, 12 мартта «Чулпан» мәдәни үзәгендә – Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләре. 13 март көнне В.И.Ленин исемендәге үзәктә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәктәпләре укучылары үзләренең талантларын күрсәтәчәкләр. 14 мартта С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты сәхнәсендә район мәктәпләре укучылары чыгыш ясаячак.

Фестивальдә катнашучы барлык мәктәпләр, укучылар саныннан чыгып, ике төркемгә бүленәчәк. Һәркайсында 50 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр акчалата бүләк алачак җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк.

Алга таба иҗат эстафетасын «Студентлар язы» фестивале кабул итәчәк. 5 мартта гариза кампаниясе башланды, ул 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. Быел фестиваль кысаларында «Иң яхшы яшь режиссер» дигән махсус номинация булдырылды, анда җиңүчеләр 25 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Ә инде 16 майда фестивальнең гала-концертында җиңүче сайланачак.

13 мартта «Язгы капелла» һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен 29 нчы фестиваль башлана. Ул Казаннан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан 2,2 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк. Фестивальнең гала-концерты 21 майда узачак, бу көнне җиңүчеләрнең исемнәре яңгыраячак.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров ассызыклаганча, бүген Казан яшьләренең иҗади үзешчәннәре өчен сайлау мөмкинлеге зур, ә кайберләре гомерләрен сәхнә белән бәйли. «Талантлы балаларның үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре күп, башта «Зур үзгәреш» һәм «Йолдызлык» та, ә мәктәпне тәмамлагач – «Студентлар язында» һәм «Язгы капеллада». Кем өчендер иҗат хобби булып кала, япрофессиональ артистлар булган егетләр бар. Күп еллар эчендә «Созвездие – Йолдызлык» фестивале зур сәхнәгә талантлы дистәләгән егет-кызга юллама бирде, мәсәлән, Рузил Гатин хәтта Миланда «Ла Скала» һәм Зур театр сәхнәсенә кадәр дә үсте», – дип билгеләде Рөстәм Гафаров.

Ул шулай ук сәләтле балалар артында профессиональ укытучылар торуын ассызыклады. «Балалар белән эшләүче бер төркем укытучылар үсеп чыкты. Болар барысы да зур системалы һәм мөһим эш, без аны дәвам итәчәкбез», – дип йомгаклады Рөстәм Гафаров.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.03.2025
Видеорепортаж
10.03.2025 11:06
Казанда балалар һәм яшьләр өчен язгы фестивальләр башлана
Барлык яңалыклар