В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
15,3 миллион квадрат метрга якын ишегалды территориясен 1,4 меңгә якын урам себерүче җыештырачак
Казанда күпфатирлы йортларның һәм бюджет оешмаларының барысы да җылылык белән тәэмин ителгән. Кышкы сезонда ишегалларын һәм йорт тирәләрен карап чистартып торуга әзерлек эшләре идарәче компанияләр өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала. 15,3 миллион квадрат метрга якын ишегалды территориясен 1,4 меңгә якын урам себерүче җыештырачак.
Киләсе сезонда 230 берәмлек махсус техника ишегалларын кардан чистартачак. Эшлекле дүшәмбе утырышында шәһәрнең торак-коммуналь инфраструктурасын кышкы чорга әзерләү турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
Бүгенге көндә Казанда күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең һәм бюджет оешмаларының барысы да җылылык белән тәэмин ителгән. «Казанлыларның җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсенә кагылышлы көндәлек мөрәҗәгатьләре саны нульгә кадәр кимеде диярлек. Җылылык җибәрү эше тәмамланды», - дип билгеләде чыгыш ясаучы.
Торак оешмаларын ишегалларын кышкы карап тотуга әзерләү кышка әзерлек буенча тагын бер мөһим мәсьәләләрнең берсе булып санала. Әйтик, бүгенге көндә зур идарә компанияләре штатында 4200 йортка 1397 ишегалды себерүче исәпләнә. Карап, җыештырып торылырга тиешле йорт яны территорияләре мәйданы якынча 15,3 миллион квадрат метрны тәшкил итә. Норматив документлар нигезендә, махсус техниканы да исәпкә алып, мондый мәйданда 2,2 меңгә якын кеше эшләргә тиеш.
«Башкалабызда 800 ишегалды себерүче җитми. Кар ява башлау һәм эшнең катлаулануы нәтиҗәсендә хезмәткәрләрнең 20-25 проценты эштән китә», - дип ачыклык кертте Искәндәр Гыйниятуллин.
Хәзерге вакытта идарәче оешмалар ишегалларын җыештыру өчен 230 берәмлек техника әзерләгән. Территорияләрне кардан чистарту эшендә 144 берәмлек эре техника һәм 86 берәмлек кече техника чарасы кулланылачак. Бозлавыкка каршы 6 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы һәм 350 тонна химик реагент әзерләнгән.
Искәндәр Гыйниятуллин урам себерүчеләрнең кар яуганнан соң башкарасы төп эш тәртибе турында искәртте. Беренче чиратта, хезмәткәрләр ишегалларына керү һәм чыгу юлларын чистартырга, чүпне ташлау өчен контейнер мәйданчыгына барып җитү мөмкинлеген тәэмин итәргә һәм йорт янында җәяүлеләр йөри торган юлларны чистартырга тиеш, диде ул.
Шулай ук ул идарәче компанияләргә, көчле кар яву очраклары өчен, кыска вакыт эчендә предприятиеләр белән өстәмә махсус техника бирү турында килешүләр төзеп бетерергә кирәклеген аңлатты. Барлык идарәче компанияләрдә һәм торак милекчеләре ширкәтләрендә кар җыештыру өчен кирәкле җайланмалар булуы мөһим һәм кирәк булганда, йортларда яшәүчеләрне аларның гаризалары буенча тәэмин итәргә тиеш.
Халык идарәче компанияләрнең төп ярдәмчеләре булып санала. Россия Федерациясе Торак кодексы нигезендә йортны карап тотуга кагылышлы сорауларның барысы да биредә яшәүчеләрнең үзләре белән бәйле. Шуңа күрә торакчыларга, беренче чиратта, килеп чыккан мәсьәләләрне фатир хуҗалары белән бергә хәл итәргә кирәк.
«Торак фонды һәм йорт территорияләре, чыннан да, – идарәче оешмаларның һәм торак милекчеләренең уртак җаваплылык мәйданчыгы. Әлбәттә, без идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәте белән элемтәдә торабыз, вәзгыятьне игътибар белән күзәтәбез. Урам себерүчеләр җитмәү мәсьәләсе бу инде беркемгә дә сер түгел. Идарәче компанияләр, хәлне аңлап, кече механика сатып ала. Гадәти көннәрдә алар белән дә эшне җайга салып була. Әмма халык, аномаль шартларда ишегалларын чистарту өчен өстәмә ресурслар буенча кичектергесез карарлар кабул итәргә туры киләчәген аңларга тиеш», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Мондый очракларда өстәмә техника җәлеп ителә, транспорт предприятиеләре белән алдан килешүләр төзелә, һәм барлык техника, беренче чиратта, беренче категориядәге юлларны чистартуга җибәрелә, дип аңлатты җитәкче.
«Юлларның торышы өчен җаваплы идарәче компанияләрнең инде хәзердән үк тиешле чаралар күрүе мөһим. Без нинди кыш киләсен алдан белә алмыйбыз. Шуңа күрә аномаль һава торышы очракларын күздә тотып, өстәмә килешүләр төзү турында алдан кайгыртырга кирәк» - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Гафаров идарәче оешмаларга.
Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, узган ел идарә компанияләре һәм район администрацияләре халык өчен җыелышлар үткәргән. Әлеге чараларда карлы кышта эшләрне көчәйтү һәм тарифка ишегалларыннан карны чыгару графасын кертү кирәклеген аңлатканнар. Җитәкче бу елны да аңлату эшен дәвам итәргә һәм аны даими эшләргә кушты.
«Халык кемнән һәм кайчан ярдәм көтәргә, ишегалларын чистарту нинди эзлеклелектә алып барылуын белергә һәм вакыты җиткәч машиналарны алып куярга кирәклеген аңларга тиеш. Идарәче компанияләр белән халык арасында элемтәләр урнашкан җирлектә, катлаулы кебек тоелган мондый мәсьәләләр – хәл ителә торган очракка әйләнә. Идарәче компания белән халык уртак тел тапмаган очракта, әлбәттә, эшләр кирегә китә», - дип өстәде ул.
Рөстәм Гафаров, идарәче компанияләрнең халыкның машина кую урыннарын үзе мөстәкыйль рәвештә чистартуы өчен һәр подъездда көрәкләр калдырып китүен үрнәк гамәл буларак билгеләде.
Чыгыш ахырында ул администрация башлыкларына урам себерүчеләрнең эшен җайга салырга кушты: аларның эш көне иртәнге 8:00 сәгатьтән иртәрәк башланырга тиешлеген искәртте.
Докладны дәвам итеп, Искәндәр Гыйниятуллин киләсе сезонда түбәләрне кар өемнәреннән һәм боздан чистарту эшенә зур игътибар биреләчәген билгеләп үтте. Беренче чиратта бу иңкү түбәле торак йортларга кагыла, диде ул. Шәһәрдә мондый төр түбәле йортлар якынча 2,7 мең тирәсе исәпләнә.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, хезмәт күрсәтә торган оешмалар штатында түбәләрне кардан чистарту өчен тиешле күнекмәләре булган һәм биеклектә эшләргә рөхсәт алган хезмәткәрләр бар. Кирәк булганда, алардан тыш тагы сәнәгать альпинистлары җәлеп ителәчәк.
Чыгыш ахырында Искәндәр Гыйниятуллин җыештыру буенча норматив сроклар һәм аңа карата таләпләр турында искәртте. Йорт яны территориясенең кар яуганнан соң алты сәгать эчендә чистартылырга тиешлеген әйтеп үтте ул. Эшчеләрнең тротуарларны һәм керү төркемнәрен тулысынча кардан арындырырга, кар калынлыгы 30 сантиметрдан арткан очракта, түбәләрнең кардан чистартылырга, бозлар эрегән вакытта исә түбәләрнең боз капламы кимегәч чистартылырга тиешлеге әйтеп үтелде.
Идарәче компанияләр хәл итә алмый торган мәсьәләләр ачыкланган очракта, район администрацияләрендә, шулай ук «Ачык Казан», «Минем Казаным» системаларында, чат-бот һәм башка элемтә каналларында «кайнар» линия хезмәтләре оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда ягып җылыту сезоны 22 сентябрьдә башланды. Ул вакытта җылылык беренче булып социаль инфраструктура объектларына бирелде. 29 сентябрьдә исә барлык шәһәр халкы җылылык белән тәэмин ителде.