В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында елның спорт нәтиҗәләренә йомгак ясадылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Алинә Бережная). Татарстан башкаласында Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында елның спорт нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Ел саен уздырыла торган «Спортлы Казан» премиясен тапшыру тантанасында шәһәрнең иң яхшы спортчыларын, тренерларын һәм спорт мәктәпләре вәкилләрен бүләкләделәр.
Тантана кунакларын Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, «Спортлы Казан» конкурсы - тармакта иң яхшыларны берләштерә торган чара. «Бүгенге тантана спортчыларны да, тренерларны да берләштерде. Спортчылар спорт ветераннарын олыларга һәм шул ук вакытта үсеп килүче буын өчен үрнәк булырга тиеш. Барыгызга да бары тик спорт ярышларында гына көрәшүегезне телим», - диде Р.Гафаров. Ул тренерларга спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, ә спортчыларга яңа җиңүләр теләде.
Казанның спорт өлкәсендәге уңышлары турында ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде. «Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр республикабызны Россия һәм халыкара ярышларда таныталар. Бүген бездә спортның 12 төре буенча 38 кандидат бар, аларның күбесе - Казаннан», - дип билгеләде Х.Шәйхетдинов.
13 номинациядә дипломнар белән тармакның үсешенә зур өлеш керткән иң яхшы спортчылар, тренерлар, шулай ук Казанның спорт мәктәпләре вәкилләре билгеләп үтелде. «Ел спортчысы» һәм «Елның иң яхшы тренеры» номинацияләрендә җиңүчеләрне игълан итү кичәнең төп интригасы булды. Шулай итеп, «Идел» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Сәгъди Исмәгыйлев «Шәхси спорт төрләре буенча ел спортчысы» дип танылды, ә «Спортның индивидуаль төрләре буенча елның иң яхшы тренеры» исеменә шушы ук спорт мәктәбе тренеры Александр Александров лаек булды.
«Бу исем республика данын яклауда стимул булачак», - диде Сәгъди Исмәгыйлев.
«Иң яхшы физкультура укытучысы» исеменә Валерий Терентьев (83-нче номерлы лицей), ә «Иң яхшы балалар тренеры» исеменә «Тасма» спорт мәктәбенең җәядән ату буенча тренеры Ринат Кәлимуллин лаек булды. Шулай ук муниципаль спорт мәктәпләре директорлары һәм хезмәткәрләре, спортның команда төрләре буенча тренерлар, спортның уен төрләре буенча командалар һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләделәр.
Бүләкләү тантанасында шулай ук «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм башкалар катнашты.