В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел башыннан 7,5 млн сумлык 73 килешү төзелгән
Фото: Денис Гордийко
«Бүген стационар булмаган сәүдәнең барлык кагыйдәләре дә ачык һәм аңлаешлы, барлык аукционнар да вакытында үткәрелә», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Ул территорияне карап чыгу барышында ачыклана торган хокук бозуларга игътибар итте.
Рөстәм Гафаров шулай ук киосклар хуҗалары тиешле җир кишәрлекләреннән күбрәк урынны алган очракларны да билгеләп үтте. «10 «квадрат» бирелгән, ә алар 20 «квадрат»ны алган очрак – бөтенләй дөрес түгел. Үзегезнең тирә-ягыгызны ничек карап тотуыгызны күрәбез. Чисталык һәм тәртип булырга тиеш. Барысы да бер кагыйдә буенча булырга тиеш», – диде ул.
Башкарма комитет җитәкчесе район администрацияләре башлыкларына идарәче компанияләр белән берлектә күпфатирлы йортлар территориясендә урнашкан рөхсәтсез киоскларга игътибар итәргә кушты.
Руслан Фазылҗанов сүзләренчә, хокук бозулар ачыкланганда килешү берьяклы рәвештә өзелә, ә объект үзе сүтелә.
Кулланучылар базары комитеты җитәкчесе сөйләвенчә, сезонлы сәүдә 1 нче майда башланган. Сәүдә объектларын урнаштыру урыннары традицион рәвештә эшмәкәрләр теләге буенча формалаштырылган. 73 килешүнең 42 се туңдырма, тәм-томнар һәм салкын эчемлекләр сатуга кагылган.
«Агымдагы елда әлеге категориядәге сезонлы сәүдәне урнаштыру хокуклары бер сезонга гамәлгә ашырылды, чөнки киләсе елда без яңа типовой проектлар кабул итәчәкбез. Агымдагы елда җиләк-җимеш һәм яшелчә сату буенча 20 нокта без тәкъдим иткән яңа үрнәк проектлар буенча ярминкә мәйданчыкларында урнаштырылачак», - дип билгеләп үтте спикер.
Аның сүзләренчә, Казанның үзәк урамнарындагы сәүдә нокталарына кызыксыну зур булыр дип көтелә. Шәһәрнең сезонлы объектларының яртысыннан артыгы җәйге верандаларга туры килә. Шәһәр хакимияте кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чарасы буларак эшмәкәрләргә җәйге верандалар өчен урыннар бирә.
«Казан Мэры Илсур Рәис улы Метшин карары нигезендә, инде дүртенче ел рәттән без җәйге верандаларны бушлай урнаштырырга мөмкинлек бирәбез, – дип искәртте Руслан Фазылҗанов. – Әлеге ярдәм чарасының ихтыяҗы турында соңгы җиде елда ачылган җәйге верандаларның динамикасы да сөйли – 2017 елда алар бөтен шәһәрдә нибары 49 булса, бүгенге көндә бу күрсәткеч 110 га җитте».
Сезонлы килешүләр буенча сроклар октябрьдә тәмамланачак, шуннан соң барлык объектлар эшмәкәрләр тарафыннан үз теләкләре белән сүтелергә тиеш.
Ел башыннан шәһәрдә 132 законсыз сәүдә объекты сүтелгән. Азат ителгән муниципаль җирнең гомуми мәйданы 2,6 мең «квадрат»ка җиткән. Район администрацияләре белән берлектә санкцияләнмәгән сәүдәне туктату буенча 213 рейд үткәрелгән.
Барлыгы 6 млн сумнан артык суммага 2,3 мең беркетмә төзелгән, 25 очракта милек тартып алынган. Берничә тапкыр сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен биш кеше административ кулга алынган.