В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кыш башланганчы казанлыларга милек салымнарын түләргә кирәк
Казанда яшәүчеләр физик затлар милкенә салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә тиеш. 2024 ел нәтиҗәләре буенча түләүләрнең гомуми күләме 4 миллиард 709 миллион сумны тәшкил итә. Хәзерге вакытта республиканың җыелма бюджетына 1 миллиард 796 миллион сум, ягъни исәпләнгән сумманың 38 проценты кергән. Әлеге мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә Казанның Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин җиткерде.
«Салымнарны түләп бетерергә бер айдан артык вакыт калып бара. Бүген салым түләү өчен учреждениеләргә йөрергә, чиратта торырга кирәкми – бер-ике тапкыр телефон төймәсенә басу да җитә. Бу гражданнарның үз вакытында башкарырга тиешле бурычы», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Ул шулай ук мөмкин булган барлык каналлар аша халыкка мәгълүмат җиткерүне оештырырга өндәде.
Милек һәм җир салымы – Казан бюджетына, ә транспорт салымы республика бюджетына керә. Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, салым органнары мәгълүматлары буенча, 2024 елда шәһәрдә физик затларның милек салымнары күләме 4 миллиард 709 миллион сумны тәшкил иткән. Шулардан 2 миллиард 97 миллион сумы транспорт салымына, 1 миллиард 968 миллион сумы физик затлар милкенә салымга, 644 миллион сумы җир салымына туры килә.
«2025 елның 24 октябренә Татарстан Республикасының җыелма бюджетына Казан территориясеннән милек салымнары 1 миллиард 796 миллион сум күләмендә кергән, әлеге күрсәткеч исәпләнгән сумманың 38 процентын тәшкил итә», – дип билгеләде чыгыш ясаучы. Транспорт салымы 809 миллион сум күләмендә, физик затлар милкенә салым – 754,5 миллион сум, ә физик затларның җир салымы 233 миллион сум күләмендә кабул ителгән.
Ул Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләрен хезмәткәрләрнең салымнарны вакытында түләү мәсьәләсен шәхси контрольгә алырга чакырды.
1 ноябрьгә кадәр хәбәрнамә алмаган салым түләүчеләргә салым органына шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук мәгълүматны салым түләүченең шәхси кабинеты аша яки интернет буенча «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» хезмәтен кулланып җибәрергә була.
Гадәттәгечә, салымнарны вакытында түләү кирәклеге турындагы мәгълүмат дәүләт органнары, бюджет учреждениеләре стендларында, торак йортларның подъездларында, җәмәгать транспортында, шәһәрнең реклама такталарында һәм халык күпләп йөри торган башка урыннарда урнаштырыла.
Салымнарны түбәндәге берничә ысул белән: «Салым түләүченең шәхси кабинеты»нда (Федераль салым хезмәте сайтында), «Физик зат салымнары» мобиль кушымтасы аша, «Салымнар һәм пошлиналар түләү» хезмәте ярдәмендә (Федераль салым хезмәте сайтында), Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталында, банкларда һәм почта бүлекчәләрендә түләргә мөмкин.
«Моннан тыш, шуны да искәртәсем килә, салым органы сайтында «Башка зат өчен түләргә телим» хезмәте ярдәмендә башка кеше өчен дә салым түләргә мөмкин. Моның өчен салым түләүченең, мәсәлән, әти-әниләрнең, яки башка якын кешеләрнең һәм алар өчен түли торган затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, салым түләүченең идентификация номеры кертелергә тиеш», – дип сүзен тәмамлады Ирек Мөхәммәтшин.