Татарстан башкаласында 2025 елда сөт ризыклары белән тәэмин итүнең дүрт пунктына капиталь ремонт ясалачак. Бүген шәһәрдә 21 тарату ноктасы эшли, соңгы тапкыр аларда ремонт 2017 елда үткәрелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов хәбәр итте.

«Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән узган ел капиталь ремонт программасына сөт ризыклары белән тәэмин итү пунктларын керттеләр. Программага кертелгән объектларның кайберләрендә эшләр төгәлләнгән инде, икенчеләрендә — төгәлләнү стадиясендә. Нәтиҗәдә 3 меңгә якын сабыйның ата-аналары уңайлырак шартларда тукланачак», — дип шәрехләде эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Капиталь ремонт 10 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалы пунктында (Фучик ур., 72) 268 кв.м мәйданда төгәлләнгән, анда 1126 бала сөт ризыгы белән тәэмин ителә. Тагын бер пункт 1 нче шәһәр балалар хастаханәсе филиалында (Гагарин ур., 89) төзекләндерерлгән. Эшләр 500 квадрат метрдан артык мәйданда башкарылган. Пунктта 1032 баланың ата-анасы сөт ризыклары ала.

11 нче балалар шәһәр поликлиникасы филиалының тарату пунктында (Авангард ур., 89) капиталь ремонт тәмамлану стадиясендә. 40 кв.м мәйданда эшләр башкарылачак. 300дән артык баланың ата-аналары яңа шартларда сөт ризыгы алачак. Тагын бер капиталь ремонт 6 нчы шәһәр балалар поликлиникасы филиалы пунктында төгәлләнә (Курчатов ур., 10), анда 415 баланы сөт ризыгы белән тәэмин итәләр. Ремонт эшләре мәйданы 40 кв.м тәшкил итә, дип йомгаклады Владимир Филатов.

2025-07-14T10:56:56+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.