В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкарма комитет җитәкчесе район администрация башлыкларына һәм Тышкы төзекләндерү комитетына җәяүлеләр зоналарын бозлавыкка каршы эшкәртүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, кар күп яуганнан соң, барлык көчләр шәһәрнең төп магистральләрен, урамнарын һәм проспектларын чистартуга юнәлтелгән, һәм аларның торышы шәһәр халкы тарафыннан артык ризасызлык тудырмый. Тротуарлар, җәяүлеләр юллары һәм тукталыш мәйданчыклары белән эшләр начаррак. Алар канәгатьләнерлек үк түгел. Рөстәм Гафаров район администрацияләре башлыкларына кисәтү ясады һәм подрядчы оешмаларга һәм Тышкы төзекләндерү комитетына җәяүлеләр зоналарын чистарту эшен активлаштыру бурычын куйды.
Кышкы сезон башында шәһәр Мэры Илсур Метшин тротуарларны һәм җәяүлеләр юлларын кардан чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Ул ассызыклаганча, ел саен юлларны карап тоту буенча кисәтүләр саны кими, әмма җәяүлеләр юлларында проблема саклана.
Исегезгә төшерәбез, бүген көндез урамнарны 586 юл эшчесе һәм 390 махсус техника, шул исәптән 62 катнаш юл машинасы, 57 трактор щеткасы, 113 үзбушаткыч, 93 фронталь төягеч һәм башка транспорт чистарта. Узган төндә Казан урамнарыннан 12,9 мең тонна кар чыгарылган. Юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 59,2 тонна реагент һәм 58 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.