В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Яшүсмер» МБУ балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге программа белән таныштырды
Фото: Марат Мөгыйнов
«Элек яшүсмерләр клубларына ял көннәрендә йозак эленә иде, хәзер алар атнага җиде көн эшли. Мөһим эшчәнлек алып баралар – балаларның җәйге ялын оештыралар. Барысының да шәһәрдән читтә ял итү мөмкинлеге юк, шуңа күрә андый малайларны һәм кызларны иҗади, файдалы эшчәнлеккә максималь рәвештә җәлеп итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Яшүсмерләр клубларында өч яшь төркемендәге балалар өчен чаралар оештыру планлаштырыла. 7 яшьтән 13 яшькә кадәргеләрне – бюджеттан тыш нигездә, 14 яшьтән өлкәнрәкләрне бушлай кабул итәчәкләр.
Проект программасы биш көнгә (дүшәмбедән җомгага кадәр) исәпләнгән, аларның һәрберсе билгеле бер тематикага багышлана: «Яраткан шәһәрем», «Гаиләм», «Фән һәм техника дөньясы», «Илем», «БРИКС». Яшьләр үзәкләре, төшке ашка бүленеп, 9:00 дән 18:00 гә кадәр эшләячәк.
Ишегалларындагы мәйданчыкларда, шәһәр паркларында һәм скверларында «Ишегалларында җәй» проекты җәелдереләчәк. Ул ачык дәресләрдән, мастер-класслардан, төрле активлыклардан һәм чаралардан гыйбарәт.
«Хобби-бокс» күчмә мобиль яшүсмерләр клубы шәһәрнең ерак районнарында яшәүче балалар, үсмерләр һәм яшьләр өчен спорт уеннары, рәсем сәнгате һәм гамәли иҗат буенча мастер-класслар, скетчинг, вокал буенча батллар, бию флешмоблары оештырачак. Ул 10:00 дән 15:00 гә кадәр эшләячәк. Районына карап, бер урында өч көнгә кадәр калырга мөмкин. «Хобби-бокс, ким дигәндә, биш мәйданчыкны колачлаячак», – диде Алия Заһидуллина. Күчмә клубның кайда эшләячәге турындагы мәгълүматны сылтама буенча табып була.
Исегезгә төшерәбез, «Хобби бокс» проекты 2023 елның 1 нче июнендә старт алды. Аның кысаларында чаралар Дәрвишләр, Самосырово, Чабакса һәм шәһәрнең башка поселокларында яшәүче меңнән артык бала һәм яшүсмер өчен оештырылды.
Камилә Вилданова