Рөстәм Гафаров: «Мәктәп яны лагерьлары — эшләүче ата-аналарга яхшы ярдәм»
21 көн дәвамында 8:00 дән 16:00 га кадәр укучылар өчен мастер-класслар, киносеанслар, спорт уеннары һәм ветераннар белән очрашулар оештырыла
Казанның 19 меңнән артык укучысы җәйге чорда мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк. Сменалар 165 мәгариф учреждениесендә оештырыла, алар 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Барлык оештырылган чаралар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
Мәктәп яны лагерына юллама бәясе 21 көнгә 817 сум тәшкил итәчәк, калган өлеше республика бюджетыннан финансланачак. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен ял бушлай оештырыла.
«Мәктәп балалары өчен без ялның төрле вариантларын әзерлибез. Мәктәп яны лагерьлары — эшләүче ата-аналарга яхшы ярдәм. Асылда бер ай буе бала арзан бәягә күзәтү астында тора һәм вакытын сәламәтлек һәм үсеш өчен файдалы итеп үткәрә», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Көн саен 8:00 дән 16:00 га кадәр балалар тематик мастер-классларга йөриячәк, анда сувенирлар ясаячаклар, шулай ук сугыш турында нәфис һәм документаль фильмнар караячаклар.
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.