Казанның су агызу челтәрләрендә бер ай эчендә туфракның җимерелүе белән сигез авария теркәлгән
Фото: Марат Мөгыйнов
«Кызганычка каршы, тузган челтәрләребез булганда, аварияләр котылгысыз, – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Зур хәрәкәт трафигы булган участокларда, мәсәлән, цирк янындагы аварияләрне оператив рәвештә бетергән өчен рәхмәт белдерәм. Әмма кайбер урыннарда озакка сузыла, аерым алганда, Гадел Кутуйда озак әзерлек бара. Моңа да игътибар итүегезне сорыйм».
Аның сүзләренчә, проблемаларны оператив хәл итмәү турында халыктан мөрәҗәгатьләр бар. «Без үзебез өчен өстенлекләрне каравыгызны аңлыйм. «Биш йөзлек» торба бар, ярты дюймлы торба бар, әмма халыкның мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырмаска, бетерү срогы кайчан булачагын максималь дәрәҗәдә җиткерергә һәм ике яклы элемтә булдырырга сорыйм», – дип йөкләде Башкарма комитет җитәкчесе.
Андрей Егоров искә төшергәнчә, 19 нчы июльдә цирк артында 1980 елда төзелгән 500 мм диаметрлы һәм 90% ка тузган тимер-бетон торба үткәргечнең өске өлеше җимерелде. 26 сәгать эчендә 16 метр тузган торба алыштырылды. Эшләргә 20 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Асфальтның беренче катламы инде салынган, төзекләндерү эшләре 27 нче июльгә кадәр тәмамланачак.
Кече Армавир урамында диаметры 200 мм булган, 1959 елда төзелгән һәм 100% тузган торба үткәргечнең өске өлеше җимерелгәннән соң 50 метрны алыштыралар. Эшләрне алты көн эчендә башкарганнар.
Казан оптика-механика заводы янындагы Дәрвишләр бистәсендә диаметры 500 мм булган басым коллекторында 1994 елда төзелгән һәм 70% тан артык тузган биш метр торба үткәргеч алыштырылган. Шул ук вакытта Гудованцев урамында 1971 елда төзелгән, диаметры 450 мм булган 10 метр авария коллекторын торгызу буенча эшләр тәмамлана.
«Быел июль аенда булган сигез җимереклекнең калган дүртесе буенча Халтурин, Сыртланова, Дубравная, Гадел Кутуй урамнарында аларны киртәләп алу буенча эшләр оештырылган, җимереклекләрне бетерү өчен әзерлек эшләре алып барыла. Бу коллекторларның барысы да 90% тан артык тузган. Кулланучыларны су белән тәэмин итү тулы күләмдә башкарыла», – дип билгеләп үтте «Водоканал» МУП директоры.
Ул узган елның сентябрендә Сибгат Хәким урамындагы «Татнефть Арена» районының өченче төньяк коллекторында һәм Чистай урамындагы «Магеллан» торак комплексы янында барлыкка килгән җимерелүләрне искә төшерде. Җимерекләр киртәләп алынган, билгеләр куелган, аларны алга таба юып төшермәү буенча эшләр башкарылган, вакытлыча су суырту линияләре оештырылган. Аларны бетерү өчен әзерлек алып барыла.
Эшләрне Чистай, Әмирхан урамнары һәм Ямашев проспекты буенча коллекторның элек башланган өч участогын реконструкцияләү тәмамланганнан соң бетерергә планлаштыралар. Эшләр тәмамлануга якынлаша, 2300 метрдан 1500 е торгызылган. Калган 800 метрда эшләр график буенча дәвам итә. Реконструкцияләнгән участокларда төзекләндерү эшләре башкарыла.
Шулай ук инвестиция программасы буенча шәһәрнең су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү алып барыла. Бу елга 100-900 мм диаметрлы 18 км озынлыктагы үткәргеч торбаларны күчереп урнаштыру планлаштырыла. Бүгенге көндә Ломжа, Зеленая, Халитов һәм Гадел Кутуй урамнары буенча биш км үткәргеч торба ремонтланган һәм файдалануга тапшырылган.
Шул ук вакытта Толстой, Парин, Гадел Кутуй, Седов һәм Курск урамнары буенча диаметры 200-600 мм булган 3 км озынлыктагы суүткәргечләр реконструкцияләнә.
«Исәнбәт, Мәүлетов, Красиков, Себер тракты, Дорожная, Рубежная, Коновалов, 2 нче Азино, Бертуган Касыймовлар һәм башка урамнар буенча 10 км озынлыктагы 100-900 мм диаметрлы челтәрләрне реконструкцияләү өчен әзерлек эшләре алып барыла. Бу эшләрнең барысын да агымдагы елда тәмамлау планлаштырыла», – дип уртаклашты Андрей Егоров.
Аның сүзләренчә, эш тәмамлангач, әлеге үткәргеч торбаларның һәрберсендә кисеп ябыштыру эшләре башкарылачак. Шуңа күрә салкын су белән тәэмин итү хезмәтләрен бер тәүлектән артык вакытлыча чикләргә кирәк булачак. Шәһәрлеләргә һәм оешмаларга булачак эшләр турында алдан хәбәр итәчәкләр.