Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.05.2023, 11:40

Рөстәм Гафаров Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгын тәкъдим итте

Әлеге вазыйфага эчке эшләр органнарында 30 ел эшләгән Сергей Чанкин билгеләнде.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче май, Юлия Летникова). Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсен Сергей Чанкин җитәкли башлады. Ул эчке эшләр органнарында 30 ел эшләгән. Идарә хезмәткәрләренә яңа җитәкчене шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров тәкъдим итте.

«Бүген ил, республика һәм шәһәр җитәкчелеге эштә яңа фикерләү һәм алымнар таләп итә торган җитди бурычлар куя. Бу шартларда без озак вакыт гражданнар яклавы идарәсе башлыгы вазыйфасын кем биләячәге турында уйладык һәм Сергей Чанкинны куярга кирәк дигән карарга килдек», – диде Рөстәм Гафаров. Ул яңа җитәкченең зур эш тәҗрибәсе барлыгын, С.Чанкинның Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итүен, полк командиры булуын өстәде.

«Элекке вазыйфасында Сергей Чанкин мәсьәләләрнең иң киң спектрын хәл итте. Ул зур профессионал: 30 елга якын эчке эшләр органнарында хезмәт итә, полиция полковнигы дәрәҗәсенә ия, күп бүләкләр алды», – дип тасвирлады яңа җитәкчене Р.Гафаров.

Үз чиратында С.Чанкин шәһәр Мэры Илсур Метшинга һәм Рөстәм Гафаровка ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. «Моның зур җаваплылык булуын аңлыйм. Традицияләрне бозмыйча, яңалыклар да кертә алырмын дп ышанам, соңгы 10 елдагы эштә минем функционал сезнекенә охшаш иде. Безнең барлык эшләр дә килеп чыгар дип ышанам», – диде ул.

Моңа кадәр Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе вазыйфасын Фердинант Тимурханов башкарды. «Ул әлеге хезмәттә 40 елдан артык, бергә шулкадәр эшләнгән, шулкадәр узган. Фердинант Мәҗит улы карар кабул итте һәм безгә ял итәргә теләвен җиткерде. Әмма без аның отставкасын кабул итмәдек, чөнки ул безгә кирәк, Фердинант Мәҗит улы безнең хезмәттә киңәшче булып кала», – дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров.

«Авыр вакытта күрсәткән ярдәм өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт, сез безнең проблемаларны бик яхшы беләсез. Без беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдек, һәрвакыт намус белән эшләдек. Барысы да уңышлы булыр дип уйлыйм», – диде Ф.Тимурханов. Рөстәм Гафаров аңа шәһәр файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Казан Мэрының Рәхмәтен тапшырды.

Белешмә

Сергей Чанкин 1968 елның 1 нче июлендә Казанда туган.

2004 елда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын «юрист» белгечлеге буенча тәмамлый.

1987 елда слесарь, химия заводы машинисты ярдәмчесе булып эшли, шуннан соң 1989 елга кадәр – 22635 нче хәрби часть бүлекчәсе командиры.

1989 елдан 1993 елга кадәр – локомотив депосы машинисты ярдәмчесе дублеры.

1993 елдан 1995 елга кадәр стажер-милиционер, 1 нче рота милиционеры, Казан шәһәре Мәскәү районы эчке эшләр идарәсе патруль-пост милиция хезмәте полкының 5 нче батальонының махсус билгеләнештәге моторизацияләнгән взводы бүлекчәсе командиры була.

1995 елдан 2002 елга кадәр командир, махсус билгеләнештәге моторизацияләнгән взвод бүлекчәсе командиры урынбасары, кадрлар белән эшләү буенча рота командиры урынбасары, оператив җавап бирү взводы командиры, штаб начальнигы, Казан Эчке эшләр идарәсе патруль-пост милиция хезмәте полкының 4 нче батальоны командиры вазыйфаларын башкара.

2002 елдан 2004 елга кадәр – Казан буенча Мәскәү район эчке эшләр идарәсенең патруль-пост милиция хезмәте батальоны командиры, ә 2004 елдан 2006 елга кадәр – Казан буенча Эчке эшләр идарәсе патруль-пост милиция хезмәте полкы командиры.

2006 елдан 2011 елга кадәр Казан Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары, идарә җитәкчесе урынбасары – Җәмәгать иминлеге милициясе җитәкчесе булып эшли.

2011 елдан 2012 елга кадәр – Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе полиция җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкара.

2013 елдан 2018 елга кадәр – Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча полиция патруль-пост хезмәте полкы командиры.

2018 елдан 2022 елга кадәр – Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе полиция җитәкчесе урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча).

2022 елның октябреннән Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры булып тора.

ТР Президентының Рәхмәте; «ТР Эчке эшләр министрлыгында фидакарь хезмәте өчен», «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре», «Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен» күкрәк билгеләре; Россия Эчке эшләр министрлыгының 3 нче, 2 нче, 1 нче дәрәҗәдәге медальләре; «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале; Россия Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы; Казан Мэрының Рәхмәте; «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; «Җәмәгать тәртибен саклауда фидакарь хезмәте өчен» медале; ТР Министрлар Кабинетының «Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе; ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» медале; ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Фоторепортаж
Рөстәм Гафаров Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгын тәкъдим итте
Барлык яңалыклар