Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе идарәнең хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы ноябрь). Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров һәм идарә коллективы катнашты.
Рөстәм Гафаров Эчке эшләр идарәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән рәхмәт белдерде һәм муниципаль бүләкләр тапшырды. Надир Закиров үз чиратында ведомство бүләкләрен – РФ Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллективын Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, барлык чорларда Эчке эшләр министрлыгы Россия хокук саклау системасының төп буыны булып саналган, ә аның хезмәткәрләре һәрвакыт дәүләтчелек нигезе булган. «Сезнең авыр, әмма җәмгыятебезгә бик кирәкле һөнәрегез үзенчәлекле сыйфатлар таләп итә: батырлык, фидакарьлек, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булу», – дип мөрәҗәгать итте ул тантаналы чарада катнашучыларга.
ТР Президенты дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды. Шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре эш өчен каралган автотранспорт ачкычларын алды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.