Казан Башкарма комитеты җитәкчесе ведомство хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм ведомство хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Тантаналы чарада Казан прокуроры Олег Дроздов катнашты.
Казан Мэрының рәхмәт хаты белән Совет районы прокуроры ярдәмчесе Ольга Балялина, Мәскәү районы прокуроры ярдәмчесе Эльвира Князева һәм Айрат Нәҗмиев, Киров районы прокуроры ярдәмчесе Алексей Мишалин, Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе Елена Петрова, Авиатөзелеш районы прокуроры ярдәмчесе Артур Сәгадетдинов һәм Яңа Савин районы прокуратурасының баш белгече Резеда Шәфыйкова бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, Прокуратура хезмәткәре көне Россиядә 12-нче гыйнвар көнне билгеләп үтелә.