В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда гомуми белем бирү учреждениеләренең 70% тан артыгы үз территорияләрен кардан чистартты яки бу эшне төгәлли.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь, Алсу Сафина). Хәзерге вакытта Казанда гомуми белем бирү учреждениеләренең 70% тан артыгы үз территорияләрен кардан чистарткан яки бу эшне тәмамлый. Шул ук вакытта кар белән капланган тротуарлар, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына бару юллары проблема булып кала. Мәктәп автобуслары җәдвәл буенча рейсларга чыккан. «Балалар дәресләр үткәрү урыннарына тыныч кына барып җитсен өчен, тәүлек эчендә тәртип урнаштырыйк», – дип йөкләде эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
«Район администрацияләре башлыкларына һәм балалар, яшүсмерләр, спорт, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренә барлык килү юлларын, территорияләрен кардан вакытында чистартуны шәхси контрольгә алырга кирәк. Балалар дәресләр уздыру урыннарына барып җитә алмаячак», - диде Р.Гафаров. Аның сүзләренчә, куркынычсызлык чараларын үтәп һәм эшләр башкару урынын киртәләп, түбәләрне кардан чистартуга аеруча игътибар итәргә кирәк. «Шәһәр яшәвен дәвам итсен өчен гадәти графиктан тыш эшлибез», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе.
Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов кар яву уку процессында чагылыш тапмавы турында сөйләде. «Һава шартларына бәйле рәвештә җәдвәлдә үзгәрешләр көтелми, - дип билгеләп үтте ул. - Белем бирү оешмалары территорияләрен вакытында җыештыралар, җәяүлеләр юлларын, тротуарларны чистарталар, ком-тоз катнашмасы сибелә». Шул ук вакытта шәһәрдә территорияләре мәйданнары аркасында оператив рәвештә җыештырырга мөмкин булмаган учреждениеләр дә бар. Аларда И.Ризванов сүзләренчә, тротуарлар, ашханәләргә азык-төлек китерү һәм чүп-чар чыгару өчен юллар чистартылган.
Мәгариф учреждениеләренә бару юлларын җыештыру мөһим булып тора. «Без җитәкчеләрдән сораштырдык: иртәнге сәгать 7 дә 500 дән артык мәгариф оешмасының 65 ендә тротуарлар һәм керү юллары җыештырылмаган дип билгеләп үтте», – дип хәбәр итте Ирек Ризванов.
Мәктәп автобуслары турында сөйләгәндә, Мәгариф идарәсе башлыгы аларның җәдвәл буенча рейсларга чыгуларын билгеләп үтте. «Юлдагы тыгынлыклар аркасында бераз соңга калынырга мөмкин», - дип өстәде ул. Бүгенге көндә шәһәрдә барлыгы 46 маршрут оештырылган, алардан 2,5 мең укучы файдалана.