Башкарма комитет җитәкчесе идарәче компанияләргә йорт яны территорияләрен җыештыруның төгәл графигын төзергә һәм аның турында алдан ук халыкка хәбәр итәргә тәкъдим итте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль, Ксения Швецова). Казанда гыйнвар аенда яуган кар һәм буран нәтиҗәләрен бетерү эше дәвам итә. Коммуналь хезмәтләр йорт яны территорияләрен көчәйтелгән режимда җыештыруны дәвам итә. Көчле кар яву чорында көн саен 2250 ишегалды себерүче һәм 200 берәмлеккә кадәр махсус техника эшкә җигелгән, тагын 100 берәмлекне өстәмә җәлеп иткәннәр. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, күп кенә ишегалларында хәл катлаулы булып кала бирә һәм кар чистарту сыйфатына кагылышлы шикаять һәм мөрәҗәгатьләр белән җентекләп эшләргә кирәк. «Башка сузарга ярамый, халыкның мөрәҗәгатьләрен ачыкларга һәм барлык проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», – диде ул бүген эшлекле дүшәмбедә.
Гыйнварның икенче һәм өченче декадасы көчле салкыннар һәм көтелмәгән карлы-буранлы җылы көннәр белән билгеләнеп үтте, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Аның сүзләренә караганда, тротуарларны, машина юлларын, контейнер мәйданчыклары янына бару һәм ишегалларыннан чыгу юлларын чистатру өчен идарәче оешмалар бөтен булган көчләрен эшкә җиккән – йорт яны территорияләрен җыештыруга көн саен 2250 ишегалды себерүче һәм 200 берәмлеккә кадәр махсус техника чыккан, өстәмә рәвештә 100 берәмлек техника җәлеп ителгән.
«Ишегалларын җыештыруны район администрацияләре, торак-коммуналь хуҗалык комитеты контрольдә тота. «Имин шәһәр» системасын гамәлгә кертү белән дистанцион контроль буенча уңайлы ысул – видеокүзәтү барлыкка килде», – дип билгеләп үтте И.Гыйниятуллин. Сыйфатсыз эшләгән очракта, Дәүләт торак инспекциясе һәм Административ-техник инспекция идарәсе административ йогынты ясау чарасын күрә, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Коммуналь хезмәтләргә җыештыру буенча проблемаларны хәл итәргә шәһәр халкының мөрәҗәгатьләре дә ярдәм итә: «Ачык Казан» системасына кыш башыннан 4862 шикаять килгән, бүгенге көнгә шуларның 82%-ы үтәлгән.
Җыештыру сыйфатының тагын бер мөһим күрсәткече булып травмпункт мәгълүматлары исәпләнә: И.Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, бер атна эчендә – 21-27-нче гыйнвар көннәрендә – егылып зыян күргән 85 шәһәр кешесе ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 45-ендә – сыну, тагын 40-ында – имгәнү очраклары
«Җәрәхәтләрнең күбесе – 23 очрак – Совет районында теркәлгән, 15 очрак – Идел буе һәм Вахитов районнарында, 14 җәрәхәт – Яңа Савин районында», – дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Ул районнар башлыкларын һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен әлеге сигналларга игътибар итәргә өндәде.
Тулаем алганда, кар соңгы тапкыр яуганнан соң ун көн узгач та, ишегалларындагы вәзгыять идеалдан ерак тора, дип ассызыклады И.Гыйниятуллин. Әмма уңай моментлары да бар. Әйтик, ишегалларында туктап калган автомобильләрнең комачаулык итүе, ишегалларны себерүчеләр җитмәү һәм еш кына кар чыгару мөмкинлеге булмауга карамастан, күп кенә идарәче компанияләр йорт яны территорияләрен норматив тәртиптә тотуны тәэмин итә алды. Алар арасында – Мәскәү районы ИК, «Дербышки» ИК, Идел буе районының «Ран-Сервис» ИК, Яңа Савин районының «Уют» ИК, «Азино-Сервис» ИК һәм башкалар.
«Гыйнварда кар яву чыннан да көчле булды. Һәм барысы да эшче куллар – юлчылар, ишегалды себерүчеләр җитмәгәнлеге турында белә. Мондый шартларда җыештыру вакыт ягыннан озакка сузыла, яңадан кар яву – эш өсти. Әмма ишегалларын һәм квартал эчендәге юлларны тәртипкә китерергә кирәк, – диде Рөстәм Гафаров. – Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: бу мәсьәлә якындагы атнада өстенлекле булырга тиеш».
Шулай ук шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре һәм йорт яны территорияләрен сыйфатсыз җыештыруга кагылышлы шикаятьләре белән җентекләп эшләргә кирәк, дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе. «Барлык идарәче компанияләрне җыярга һәм бу мәсьәләләр буенча фикер алышырга кирәк. Безне аларның эш сыйфаты да, халыкның мөрәҗәгатьләре дә кызыксындыра, –- диде ул. – Мәскәү районында мөрәҗәгатьләр буенча бары тик 6-7% кына үтәлгән. Моны тиз арада ачыкларга кирәк».
Шәһәр халкына механикалаштырылган техника ярдәмендә үткәреләчәк җыештыру турында алдан ук хәбәр итәргә кирәк, дип өстәде Р.Гафаров. «Без һәрвакыт ишегалларыбызның автомобильләр белән тулы булуына сылтама ясыйбыз. Әмма һәр идарәче компания ишегалларын җыештыруның төгәл графигын төзесә һәм шул ук вакытта мәгълүматны халыкка грамоталы итеп тапшырса, бу тормыш нормасы булачак. Ул вакытта кешеләр үз күршеләреннән дә машиналарын алып куеп торуларын сораячак. Бу система эшли башларга тиеш».
Түбәләрне кар бүрекләреннән һәм боз сөңгеләреннән чистартуга аерым игътибар бирелә, бу эшләргә көн саен 250 кеше җәлеп ителде, –д ип искәртте И.Гыйниятуллин. Ул торак булмаган бина һәм корылма милекчеләренә объектларның түбәләреннән кар һәм бозны вакытында чистартып тору кирәклеге турында искә төшерде. «Кар һәм боз шәһәр халкының гомеренә һәм сәламәтлегенә чын куркыныч тудырырга, иң авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Район администрацияләренең мондый биналарга игътибар итүләрен сорыйм, – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Түбәне кардан һәм боздан чистарту белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәргә тиеш, дип билгеләп үтте Р.Гафаров. «Эшчеләрнең түбәдән егылып төшү очраклары булды инде, сәбәбе бер – куркынычсызлык техникасын үтәмәү, иминиятләштерүсез эшләү, – диде ул. –Үзләренең куркынычсызлыгын санга сукмый торган хезмәткәрләр инде үзләрен җәрәхәтләр алу белән җәзалады, әмма моны рөхсәт итә торган идарәче компания җитәкчеләре бөтен кырыслык буенча җавап бирергә тиеш. Күзәтчелек органнарының бу мәсьәләне контрольгә алуын сорыйм».
Исегезгә төшерәбез, түбәне җыештыру өчен җаваплылыкны милекчеләр һәм башка хокук ияләре тота. Күпфатирлы йортлар белән идарә иткәндә, моның өчен идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, торак төзелеше кооперативлары җавап бирә.