В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда яшел зоналарда машина кую буенча штрафлар саны арткан, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар арасында каршеринг автомобильләреннән файдаланучылар барлыкка килгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар, Алинә Бережная). Ел нәтиҗәләре буенча Казанда төзелгән административ беркетмәләр саны 40 процентка арткан, аларның гомуми саны 37 мең 298 материалга җиткән. Шул ук вакытта юридик һәм вазыйфаи затлар арасында хокук бозулар өлеше арткан. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе чорында кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларының берсе штрафларга мораторий кертү булды. «Пандемия белән бәйле рәвештә, бизнестан йөкләнешне киметү өчен, без штрафларга мораторий керттек, әмма пандемия – тәртипсезлек өчен сәбәп түгел. Без эшмәкәрлеккә ярдәм итәргә телибез, ләкин бу иркен суларга мөмкин дигән сүз түгел», – дип ассызыклады ул.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев хәбәр иткәнчә, хокук бозуларның күбесе яшел зоналарда машина кую белән бәйле булган. Карауга 32 мең 743 материал тапшырылган, 28 мең 556 материал буенча карар чыгарылган. 5,5 меңнән артык зат штрафны ике тапкыр алган, бер автомобиль хуҗасы 58 мең сумлык 29 тапкыр штраф түләгән, антирекорд куйган. Шулай ук каршеринг автомобильләренең берсен кулланучылар яшел зонада машиналарны 44 тапкыр калдырган.
Тышкы реклама өлкәсендә уңай динамика күзәтелә. Әйтик, 2020 ел белән чагыштырганда, тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру өчен хокук бозулар саны 27 процентка кимегән. Шулай ук ике телдә булырга тиешле режимлы табличкалар буенча тәртип бозулар саны 2 тапкырга кимегән.
Законсыз реклама белән көрәш кысаларында, ул электр тапшыру линияләре терәкләрендә, җәмәгать транспорты тукталышларында, биналарда барлыкка килә, сентябрьдән декабрьгә кадәр автомәгълүмат бирү системасы эшләде. Игъланнарда күрсәтелгән 245 телефон номеры буенча шалтыратулар башкарылды. Әлеге эш нәтиҗәләре буенча 26 беркетмә рәсмиләштерелгән. «Хокук бозучылар шәһәрнең күренешен бозуны дәвам итә. Биналарында законсыз белдерүләр урнаштырылган барлык милекчеләргә карата төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларны булдырмау чараларын күрергә кирәк», – дип билгеләп үтте Наил Минвәлиев.
Эштә идарә хезмәткәрләренә битараф булмаган кешеләр дә ярдәм итте. Адреслы атрибутикага кагылышлы хәбәрләр буенча, белгечләр 5 мең 753 бина һәм корылманы тикшергән, шуларның 2/3-се – торак йортлар, нигездә, эре идарәче компанияләргә карый. Торак булмаган биналар буенча кисәтүләрнең 80%ы бетерелгән, калганнары эштә, дип хәбәр итте Наил Минвәлиев. «Торак йортлар буенча күпчелек өлештә 2021 елның 31 нче декабренә кадәр хокук бозуларны бетерү графиклары төзелде. Хәзерге вакытта башкарылган эшләрне тикшерү төгәлләнеп килә», – дип йомгаклады ул.